Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә чыгарды

WhatsApp_Image_2025_01_14_at_09.57.04__1_Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты мөгаллимә һәм хаҗия Гүзәлия Сәйфуллина тарафыннан әзерләнгән «Мәккә-Мәдинә. Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә» бастырып чыгарды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге белешмәдә һәр мөселман өчен әһәмиятле булган мәгълүмат тупланган. Китаптан хаҗ кылу урыннары, Мәккә, Мәдинә җирлегендәге тарихи урыннар һәм мәчетләр, аларны зиярәт итүнең фазыйләтләре хакында укып белергә мөмкин.

«Бай эчтәлекле, гади тел белән язылган бу белешмә һәр мөселманга файдалы булачак, изге урыннарга мәхәббәтне арттырачак», диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 413

Комментирование запрещено