Вчера на заседании коллегии Министерства культуры Татарстана управляющий Отделением — Национальным банком по РТ Волго-Вятского главного управления Банка России Марат Шарифуллин представил жителям республики памятную монету, посвященную ученому-просветителю Каюму Насыри.
Монета выпущена Банком России 15 января этого года в серии «Выдающиеся личности России», ее выпуск приурочен к 200-летию со дня рождения просветителя. Презентация монеты состоялась в новом здании театра Камала, который 80 лет назад, в 1945 году, поставил спектакль, посвященный Каюму Насыри.
Монета отчеканена на Санкт-Петербургском монетном дворе. Проба сплава — 925, масса чистого серебра составляет 15,5 грамма, диаметр — 33 миллиметра.
На реверсе монеты — рельефное изображение портрета Каюма Насыри на фоне столика с книгами и библиотеки. Филигранная техника, в которой выполнены изображения книжных полок, называется лазерным матированием.
Посвященная Каюму Насыри монета, как и все прочие памятные монеты, имеет номинал (2 рубля) и может использоваться как средство платежа. Тираж памятной монеты в честь Каюма Насыри составляет 3 тыс. штук.
Ранее министр культуры Татарстана Ирада Аюпова назвала победой республики выпуск монеты, посвященной Каюму Насыри.
***
Кичә Татарстанның Мәдәният министрлыгы коллегиясендә Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин республика халкына мәгърифәтче галим Каюм Насыйрига багышланган истәлекле тәңкә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендәге бу тәңкәне быелның 15 гыйнварында Россия Банкы чыгарды, ул мәгърифәтченең тууына 200 ел тулуга багышлана. Тәңкәне, 80 ел элек, 1945 елда Каюм Насыйрига багышланган спектакль чыгарган Камал театрының яңа бинасында тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Милли банкның матбугат хезмәте.
Тәңкәне Санкт-Петербургтагы Монетный дворда сукканнар. Эретмәнең пробасы 925, чиста көмеш массасы 15,5 грамм, диаметры – 33 миллиметр.
Тәңкәнең кире ягында – Каюм Насыйриның китапханә һәм китаплар тезелгән өстәл фонындагы сурәте. Китап киштәләре филигрань ысулы белән ясалган ул, лазерлы тоныкландыру дип атада.
Каюм Насыйрига багышланган тәңкәнең башка истәлекле тәңкәләрнеке кебек үк номиналы бар (2 сум) һәм ул түләү өчен кулланыла ала. Каюм Насыйри истәлегенә чыгарылган тәңкәнең тиражы – 3 мең данә.
Баштарак Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Каюм Насыйрига багышланган тәңкә чыгуны республиканың җиңүе дип атаган иде.
Просмотров: 459