Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды
Узган елның ноябрь-декабрь айларында газетабызның һәр санында Самара гарнизонының МХОдә катнашучы подразделениеләре өчен гуманитар ярдәм җыю турында белдерүләр урнаштырып килгән идек. Аллага шөкер, битараф булмаган якташларыбыз, милләттәшләребез тырышлыгы белән шактый гына акча җыелды.
Шушы акчага Региональ диния назәрәте каршында эшләп килүче “Ихсан” волонтерлар берләшмәсе сугыш кырында беренче чиратта кирәк булгән әйберләр сатып алган һәм Яңа ел алдыннан шушы гуманитар ярдәмне илтеп тапшырганнар. Сәяхәт бу юлы да газета укучыларына яхшы таныш булган Самара шәһәр округының Киров районы депутаты Равил Рәиф улы Фазлетдинов җитәкчелегендә оештырылган иде.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, Самара хәрбиләре белән очрашуларны Луганск өлкәсендәге Беловодск бистәсе тирәсендә урнашкан частьләрдән башлаганнар. Донецк Халык Республикасында, Запорожье өлкәсендә хезмәт итүче якташларыбыз позицияләрендә туктый-туктый, хәлләрен белешеп, медикаментлар, урын өстендә ятучы яралыларга кирәкле махсус киемнәр, җылы эчке кием-салым, ашамлыклар, квадроцикллар һәм автомобильләр өчен покрышкалар, запас частьлар, рацияләр, окоп мичләре, шәмнәр, газ баллоннары, төзү материаллары һәм тагын әллә никадәр кирәк-яраклар таратып чыкканнар. Шулай ук һәрбер частька чәй, конфет, эшмәкәр Низамовлар җибәргән тәм-томнардан һәм “Сәламәт” җәмгыятенең хәләл иттән эшләнгән ашамлыклардан торган Яңа ел күчтәнәче өләшкәннәр. Гуманитар йөкне билгеләнгән урынга кадәр Равил Рәифович үзе озата бара, посылкаларны да үзе тапшыра, шул ук вакытта хәрбиләрнең проблемалары, тагын нәрсә кирәк булуы турында белешә. Өйгә кайту белән сугыш кырында кирәк-яракларны җыя һәм яңа сәфәргә әзерләнә башлыйлар.
Ә 2024 ел азагындагы командировка вакытында Равил Фазлетдинов Кураховка бистәсе тирәсендә барган каты сугышта яраланган хәрбиләрне эвакуацияләүдә үзе дә катнашкан.
— Гуманитар йөк белән командировкалар вакытында якында шартлау, ату тавышлары еш ишетергә, төнлә кача-поса, машина фараларын кабызмыйча гына, дөм караңгыда йөрергә туры килгәләде. Ә менә бу юлы сугыш линиясенә җиткәч, сугыш барышын үз күзләрем белән күрдем, — дип сөйләде активист.
Билгеле инде, андагы дәһшәтне сөйләп аңлатырлык сүзләр табуы кыен… Махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезне дә, аларга ярдәм итүче волонтерларыбызны да Аллаһы Тәгалә үзе саклап йөртсен иде!
— Чираттагы сәфәрне март аенда оештырырга уйлыйбыз. Бу Рамазан аена туры килә. Шуңа күрә командировканың форматы бераз үзгәрәчәк. Без ДНРда яшәүче мөселманнар өчен зур ифтар мәҗлесе уздырырга ниятләп торабыз. Җирле халыкка дустанә мөнәсәбәтебезне күрсәтеп, үзебезнең гореф-гадәтләребез, милли ризыкларыбыз белән таныштырырга телибез.
Самарадагы активистлар бу идеяне шатланып кабул иттеләр, Донецк дин әһелләре дә хуплады. Әлеге изге гамәлдә Низамовлар, “Сәламәт” җәмгыяте һәм башка эшкуар милләттәшләребез дә катнашыр, дип өметләнәбез, — ди Равил Рәифович. Шулай ук ул Яңа ел алдыннан илткән гуманитар ярдәмне җыярга булышкан һәрбер кешегә газетабыз аша чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Зур өлеш керткән Айрат Вәлиевны, Усман хаҗи Илингинны һәм тарихи мәчет мәхәлләсе мөселманнарын, Ильяс Шәкүровны һәм Самара шәһәр округы Думасы рәисе Алексей Дегтевны аерым билгеләп үтте. Хәрбиләр Алексей Петровичка Рәхмәт хаты юллаганнары турында хәбәр итте.
Киң күңелле, изге җанлы, ару-талу һәм курку белмәс волонтерларыбызга зур рәхмәт! Изгелекләрегез җирдә ятмас, Аллаһы теләсә!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 467