В 2024 году в ИД «Хузур» издано около 100 наименований книг общим тиражом более 300 тысяч экземпляров / 2024нче елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 300 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды

photo_8_2025_01_09_15_49_03Издательская деятельность является одним из самых приоритетных направлений работы ДУМ РТ в области распространения ценностей традиционного ислама и осуществляется Издательским домом «Хузур». Для просвещения мусульман и стимулирования интереса к чтению как ключевого фактора развития национальной культуры, традиций и интеллектуального потенциала уммы, в ушедшем году издательством выпущено в свет 96 наименований разных книг. Общий тираж этих книг составил 300 950 экземпляров. (В сравнении: в 2021 году – 96 000 экз., в 2022 году – 165 000 экз., в 2023 году – 265 000 экз.).

Примечательно, что в числе выпущенных книг «Хузура» есть переизданные бестселлеры, которые не теряют своей востребованности среди мусульманского читательского сообщества России. Это такие труды, как «Зубдатуль-Бухари», «Ду’а на все случаи жизни», «Основы Ислама» (на русском и татарском языках), «Болезни нафса и пути их излечения», «Кысасуль-анбия», «Калям Шариф. Перевод смыслов», «Молитвы для семейного благополучия», «Порядок совершения намаза» (на русском и татарском языках) и другие.

В 2024 году Издательский дом «Хузур» ДУМ РТ выпустил уникальные издания, дополнив тем самым духовное наследие мусульманского сообщества России. Научное исследование Муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина о вкладе татарских богословов в коранические науки и изучение расма (правил записи) Куръана («Джухуду ‘уляма ат-татар фи хадиматиль-Куръан ва расмихи ва ‘улюмихи») является одним из наиболее актуальных и значимых для современной отечественной богословской мысли. Многолетняя практическая деятельность руководителя ДУМ РТ в области изучения татарского духовного наследия и реализация проектов по возрождению традиций татарского коранопечатания и толкования Куръана послужили основой для собственного полноценного исследования вклада татарских богословов XIX – нач XX века. Результаты анализа деятельности татарских ученых впервые были систематизированы и представлены в мировой исламской науке. Этот научный труд, написанный на арабском языке, стал первым в истории современного российского исламского богословия, посвященным расму мусхафа.

Среди ценных изданий выделяется также книга «Пророк Мухаммад ﷺ. Образец толерантности», которая освещает жизненный путь пророка Мухаммада ﷺ как пример человеческой морали. В ней читатель найдет множество вдохновляющих примеров Пророка ﷺ, раскрывающих его благородные качества.

Также в числе уникальных изданий 2024 года выделяется новая книга под названием «Даляиль аль-хайрат». Составленный ученым Мухаммадом аль-Джазули, этот сборник молитв несет в себе бесценное духовное наследие, вдохновляющее мусульман уже на протяжении многих веков. Этому изданию придает особую ценность использование уникального казанского шрифта «Казан басма». Книга содержит молитвы, зикры и салаваты, разбитые по дням недели, что помогает планировать ежедневное чтение и внедрять привычку совершать ду’а каждый день.

Еще одним уникальным изданием является книга, выпущенная к юбилею 155-летия Мухлисы Буби, автором которой является ее брат Губайдулла Буби. Этот репринт дореволюционного издания, переведенный на современный татарский язык, представляет собой пособие по физике, ведь Губайдулла Буби преподавал этот предмет в различных медресе и школах.

Напоминаем, что книги ИД «Хузур» можно приобрести не только в бумажной, но и в электронной версии на официальном интернет-магазине ИД «Хузур» по адресу www.huzurshop.ru, на Wildberries, OZON, Магнит Маркет, а также в книжных интернет-магазинах «Читай-город», «ЛитРес».

В 2021-2024 годах Издательским домом «Хузур» было выпущено в свет 354 наименований книг тиражом более 800 тысяч экземпляров богословской, исторической, научной литературы на арабском, русском, татарском и старотатарском языках. Каждое издание проходит обязательную экспертную проверку со стороны Духовного управления мусульман Республики Татарстан.

dumrt.ru

***

Нәшрият эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен тарату өлкәсендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 96 төрле китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 300 950 данәне тәшкил итә (Чагыштыру өчен: 2021нче елда – 96 000 данә, 2022нче елда – 165 000 данә, 2023нче елда – 265 000 данә).

Шунысы игътибарга лаек, “Хозур”да басылган китаплар арасында – кабаттан нәшер ителгән бестселлерлар бар, алар үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Мондый китапларга “Зубдатуль-Бухари”, “Ду’а на все случаи жизни”, “Ислам дине нигезләре” (татар һәм рус телләрендә), “Болезни нафса и пути их излечения”, “Кыйссасел-әнбия”, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, “Молитвы для семейного благополучия”, “Намаз уку тәртибе” (татар һәм рус телләрендә) һәм башкаларны кертергә мөмкин.

Шул ук вакытта 2024нче елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты уникаль басмалар да нәшер итеп, Россия мөселманнарының рухи мирасын баетты.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсенә керткән өлеше турындагы фәнни хезмәте (“Җүхүдү гуләмә…”) хәзерге заман дин гыйлеме фикере үсеше өчен иң актуаль басма булып тора. Татарстан мөфтияте җитәкчесенең татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендәге күпьеллык гамәли эшчәнлеге, татарларда Коръән бастыру һәм Коръәнне аңлату традицияләрен торгызу проектларын тормышка ашыру – XIX-XX гасыр башы татар дин галимнәренең фәнгә керткән өлешен тулысынча тикшерү өчен нигез булды. Хәзерге Ислам фәнендә татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсенә керткән өлеше системалы рәвештә гарәп телендә тәкъдим ителде. Шулай итеп, ул Россиянең бүгенге ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәф расмы буенча беренче фәнни хезмәт.

Зур әһәмияткә ия хезмәтләр арасында шулай ук рус телендә басылган “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабын атарга мөмкин. Бу китапның үзәгендә әхлакый сыйфатларны гәүдәләндерүче шәхес – Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ тора. Әлеге басмада Рәсүлебезнең ﷺ гамәлләренә сокланырлык һәм үрнәк булырлык сыйфатларны, мисалларны күпләп табарга мөмкин.

2024нче елда табадан төшкән, зур табыш буларак кабул ителгән басмалардан гарәп телендә дөнья күргән “Дәләил әл-хәйрат”ны атарга була. Ислам галиме Мөхәммәд әл-Җәзүли тарафыннан төзелгән әлеге догалар җыентыгы күп гасырлар дәвамында мөселманнар өчен зур рухи таяныч булган. Бу басмада “Казан басмасы” шрифты кулланылу исә нур өстенә нур булып тора. Әлеге зур хезмәт – рухи чыганак аша укучылар атналык догалар, зикерләр һәм салаватлар белән таныша ала, аларны даими уку, кабатлау – догадан аерылмаска мөмкинлек бирә һәм аны көн саен укуны гадәткә кертергә ярдәм итә.

Тагын бер кабатланмас хезмәтләрнең берсе – Мөхлисә Бубиның 155 еллык юбилее уңаеннан аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылып чыгу. Әлеге хезмәт – инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә күчерелгән репринт басмасы. Китап физика буенча ярдәмлек булып санала, чөнки Гобәйдулла Буби бу предметны төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан.

Искәртеп үтик, “Хозур” нәшрият йорты китапларын кәгазь вариантта гына түгел, аны хәтта электрон версиядә www.huzurshop.ru адресы буенча урнашкан рәсми интернет-кибеттә сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, “Хозур” нәшриятында дөнья күргән мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, Магнит Маркет аша, шулай ук “Читай-город”, “ЛитРес” интернет-кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

2021-2024нче елларда “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә барлыгы 354 исемдәге 800 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советы тарафыннан тикшерү уза.

dumrt.ru

Просмотров: 433

Комментирование запрещено