В 2024 году Издательский дом «Хузур» ДУМ РТ продолжил активную работу над реализацией своих 6 мусульманских просветительских медиапроектов. Среди них — телеканал «Хузур ТВ», интернет-портал «Islam-Today», радио «Азан», газеты «Дин вә мәгыйшәт» и «Умма», а также альманах «Шура».
Так, в 2024 году федеральный мусульманский телеканал «Хузур ТВ» продолжил свое развитие, выйдя с вещанием в новых шести регионах России: Амурская область, Саратовская область, Оренбургская область, Самарская область, г. Воронеж и Удмуртская республика. Телеканал Муфтията Татарстана является первым и единственным в России, предлагающим мусульманское телевизионное вещание круглосуточно на русском и татарском языках.
В настоящее время телеканал транслируется в кабельных и IP сетях 14 регионов России, включая 6 городов-миллионников: Уфа, Нижний Новгород, Казань, Самара, Волгоград и Воронеж. К концу 2024 года количество домохозяйств, которые могут наслаждаться программами телеканала через кабельные и IP сети в России, достигло отметки в 2 миллиона.
Каждый месяц редакция телеканала создает от 25 до 40 часов новых телевизионных программ, посвященных правилам, канонам, практикам, обрядам и истории традиционного ислама в России. Также в этих программах освещается вопросы профилактики экстремизма.
В 2024 году число подписчиков на официальном Youtube-канале «Хузур ТВ» достигло 1,24 миллиона человек. Общее количество просмотров контента на сервисе YouTube составило более 210 миллионов.
Программы «Хузур ТВ» доступны для просмотра на кабельном телевидении, на веб-сайте huzurtv.ru (где количество уникальных пользователей в год достигает 2 миллиона), а также через бесплатное мобильное приложение, доступное в App Store и Google Play.
Стоит отметить, что канал «Хузур ТВ» занимает достойное место в ТОП-25 региональных телеканалов на платформе онлайн-агрегатора limehd.tv.
Ислам-Тудей – еще один медиапроект ДУМ РТ и из самых популярных в РФ и СНГ исламских порталов. В 2024 году ресурс привлек внимание 18,3 млн читателей. Кроме информационных материалов, портал акцентирует внимание на идеологических статьях, раскрывающих и осуждающих радикальные религиозные течения и группы.
В прошлом году интернет-радио «Азан», вещающее на татарском языке, достигало ежемесячной аудитории вплоть до 25 000 слушателей.
В 2024 году газета «Дин вә мәгыйшәт» вышла в свет общим тиражом 36 000 экземпляров, газета «Умма» – 60 000 экз., а ежеквартальный журнал «Шура» – 8000 экз. Газеты «Дин вә мәгыйшәт» и «Умма» освещают религиозные, социальные и общественные события Татарстана, России и мира с точки зрения ислама. Настольный журнал имамов «Шура», главным редактором которого является сам Муфтий Камиль хазрат Самигуллин, регулярно бесплатно поступает в более чем 1600 мечетей республики.
Под руководством и модераторством Издательского дома «Хузур» находится несколько десятков каналов, групп и сообществ в социальных сетях. К концу 2024 года общее количество подписчиков на платформах достигло 2 миллионов человек. Наибольшее количество подписчиков сосредоточено на следующих платформах: ВКонтакте – 415 105, Одноклассники – 115 563, Telegram – 17 801, YouTube – 1 349 780. Кроме того, активно ведется работа на платформах Рутуб и Дзен.
***
2024нче елда Нәзарәтнең 6 мөселман медиапроекты — “Хозур ТВ” телеканалы, “Islam-Today” интернет-порталы, “Азан” радиосы, “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталары, “Шура» альманахы һ.б. үз эшчәнлекләрен уңышлы дәвам итте.
Әйтик, 2024нче елда “Хозур ТВ” федераль мөселман телеканалы Россиянең тагын алты төбәгенә чыкты: Амур өлкәсе, Саратов өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Самара өлкәсе, Воронеж шәһәре һәм Удмуртия Республикасы. Телеканал хәзерге вакытта Россиядә тәүлек дәвамында рус һәм татар телләрендә мөселман телевидениесе тапшыруларын җиткерүче беренче һәм бердәнбер телеканал булып тора.
Ул Россиянең 14 төбәгендә кабель һәм IP челтәрләр аша трансляцияләнә, шул исәптән каналны миллионнан артык халкы булган 6 шәһәрдә: Уфа, Түбән Новгород, Казан, Самара, Волгоград һәм Воронеж. 2024нче ел ахырына Россиядә кабельле һәм IP челтәрләр аша телеканал тапшыруларын зәңгәр экраннарда күрү бәхетенә ирешкән гаиләләрнең саны 2 миллионга җитте.
Һәр ай саен телеканал редакциясе Россиядә традицион ислам тарихына, дини кануннарга, гамәл-гыйбадәтләрне үтәү тәртипләренә, гореф-гадәтләргә багышланган 25-40 сәгатьлек күләмдә яңа телевизион тапшырулар өстендә эшли. Шулай ук бу тапшыруларда экстремизм күренешләрен булдырмый калуга бәйле мәсьәләләр яктыртыла.
2024нче елда “Хозур ТВ” рәсми Youtube-каналында язылучылар саны 1,24 миллион кешегә җитте. YouTube сервисындагы контентны караучыларның гомуми саны 210 миллионнан артып китә.
“Хозур ТВ” тапшыруларын кабельле телевидение аша, huzurtv.ru сайтында (веб-сайттагы уникаль кулланучылар саны елына 2 миллионга җитә), шулай ук App Store һәм Google Play-да бушлай мобиль кушымтаны йөкләп карарга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Хозур ТВ” каналы limehd.tv онлайн-агрегатор платформасында төбәкләрдәге иң яхшы телеканаллар арасында лаеклы 25леккә кертелгән.
Ислам-Тудей – Россия һәм БДБ илләрендә зур популярлыкка ирешкән Ислам порталларының берсе. 2024нче елда әлеге ресурс 18,3 млн укучының игътибарын җәлеп итте. Мәгълүмати материаллардан тыш, порталда радикаль дини агымнар һәм төркемнәрнең зыяны турында мәкаләләр дөнья күрә.
Татар телендә тапшырулар җиткерүче “Азан” интернет-радиосының айлык аудиториясе узган елны 25 000 тыңлаучыга кадәр җитте.
2024нче елда “Дин вә мәгыйшәт” газетасының гомуми тиражы – 36 000 данәне, “Умма” газетасыныкы – 60 000 данәне, ә квартал саен чыга торган “Шура” журналыныкы – 8000 данәне тәшкил итте. “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталары Татарстан, Россия һәм дөньякүләм дини, социаль һәм иҗтимагый вакыйгаларын Ислам күзлегеннән чыгып яктырта. Имамнарның өстәл журналы булган “Шура” альманахы (ул Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә чыга) даими рәвештә республиканың 1600 мәчетенә бушлай җиткерелә.
“Хозур” нәшрият йорты карамагында социаль челтәрләрдә берничә дистә канал, төркем һәм берләшмә булдырылган. 2024нче ел ахырына әлеге платформаларда язылучыларның гомуми саны 2 миллион кешегә җитте. Иң күп язылучылар түбәндәге платформаларда тупланган: ВКонтакте-да – 415 105, Одноклассники-да – 115 563, Telegram-да – 17 801, YouTube-та – 1 349 780. Моннан тыш, Рутуб һәм Дзен платформаларында актив эш алып барыла.
Просмотров: 447