Похвистнево районының Мәчәләй авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре, тырышып-тырмашып, Яңа ел кичәсе уздырдылар. Нигә “тырмашып” сүзен яздың, дип сорар берәрсе. Чөнки яшьләр юк, кунакка кайтканнары да клубка килми. Алай да аптырамадык, картлар һәм урта яшьтәге авылдашларыбызны җыеп, ис китәрлек матур кичә уздырдык.
Зал бизәлгән, чыршы балкып тора. Кыш бабай да, Кар кызы да әкияттәгедәй матур киенгәннәр. Бәйрәмне алып баручы Бибинур Газизова башта иске елның уңай якларын, аннан кайгылы якларын искә төшереп үтте.
Бәйрәм — бәйрәм инде ул. Кыш бабаебыз өстәвенә бик оста гармунчы да, кызыклы уеннар оештыручы да икән. Монда инде картын-яшен аерып тормадылар, барыбыз да чыгып, түгәрәк уен уйнадык. Без яраткан элеккеге шигырьләрне, җырларны искә төшердек. Мәсәлән, Әминә Айкаева, Зәйтүнә Әхмәтова борынгы моңлы җырларыбыз белән кү¬ңелләребезне йомшартып җибәрделәр. Аннан төрле уеннар, мәкальләр, әйтемнәр китте, булдыра алмаганнарына җәза бирә башлагач, оялып торучылар калмады. Кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы шигырь сөйли… Егетләребез аз булса да, вальс әйләндек. Төрле төстәге, төрле тегелешле милли күлмәкләр киеп, туйганчы биедек. Катнашмаган кеше калмады.
Безнең авылда МХОга булышучы бер төркем бар. Алар бик актив халык, бер чарадан да калмыйлар. Ә шулай да башкалардан аерылып торалар: үзләрен тыйнак тоталар, матур итеп елмаялар, уңганлыклары да ис китәрлек, тегәләр, бәйлиләр, сугышка кирәк-яракларны әзерлиләр. Күпме рәхмәтләребезне белдерсәк тә, аз кебек тоела.
Клуб мөдире Жанна Әмирова — тумышыннан ук сәхнә кешесе. Үзе нечкә билле, җиңел аяклы, һәркемнең дә йөрәгенә юл таба белә торган бик мөлаем ханым. Шакир Абдрахмановның даны да тирә-юньгә таралган, оста гармунчы ул.
Бибинур Зәки кызы кичәне бик оста алып бара. Залда утырган һәркем микрофон янына чыгып, йә шигырь, йә көлдергеч, йә мәкаль, йә әйтем сөйләргә тиеш, дип белдергәч, әй китте кәмит! Берсе дә аптырап тормады, белгәнен чыгып сөйләде. Чират иң читтә утырган Тәнзилә Мөрхәбинована барып җитте. Ул дәшми-тынмый гына утыра бирә. Зал да тынды, көтәбез…
Менә ул “Беренче мәхәббәт”не сузып җибәрде:
…“Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онтылмый беренче саф мәхәббәт,
Онтылмый Агыйдел сылуы…”
Ул бу минутта, күп елларга артка чигенеп, үткән яшьлеген сагынып җырлый иде. Юк, җырлый гына түгел, ул бөтен нечкәлекләре белән беренче мәхәббәтне искә төшерә. Миңа калса, бу җыр беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем үзенчә моңланды, үз мәхәббәтен исенә төшерде…
“Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең Кавышу булмады азагы?”
Күпме сагыш, күпме моң! Күпме үкенү! Җыр сүзләренә ияреп кеше яшьлегенә кайтып килә ала икән. Менә шул минутларда барыбызга да күңелле дә, моңсу да булып китте.
Ә Яңа ел инде якынлашып килә. Кемдер такмаклап җырлап җибәрде.
Менә шулай матур булып, яшьлек хатирәләренә үрелеп, күңелле бию-җырлар белән бизәлеп, Яңа ел да килеп җитте. Бөтен бәла-казалар, сугыш афәтләре артта калып, алда барыбызны да якты көннәр, бәхет-сәгадәтләр, сәламәтлек һәм көрлек көтсен иде, дигән теләктә калабыз.
Сәгыйдә СУБЕЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 964
бик кызганоч инде,торышып хастэрлэгэнне барып карарга да иренэбез!Ничек татар миллэтен саклап калырга ,кем тиешь сон аны эгэр узебез торышмагач.Рэхмэть оешторучыларга исянлек узегезгэ