«Күптән Кытай телен өйрәнергә хыяллана идем»

Bs7WIC-PMrIСтудент тормышына җайлашу җиңелме?
 
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яшүсмер үз теләге белән сайлап алган һөнәри белем гранитын кимерү кыенлыклары студент еллары белән бәйле. Без, өлкә татарлары тормышын яктыртып баручы басма буларак, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, олы юлга баскан яшьләребез тормышы белән гел кызыксынып торабыз.

Бәйрәм уңаеннан, узган елда әле мәктәп партасы артында гына утырган, ә быел инде Самара дәүләт университеты студенты исемен горур йөртүче Аиша Дадашова белән студент тормышы турында сөйләшеп алдык.

Аишә инглиз һәм кытай телләре укытучысы булырга әзерләнә икән. Башлангыч сыйныфларда укыганда ул үзен төрле өлкәләрдә сынап караган — бәйгеләрдә катнашкан, “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию ансамблендә шөгыльләнгән, татар шигърияте белән кызыксынган, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадаларда катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булган бик тырыш укучы. Сыйныф җитәкчесе Фәридә Гомәровна Хәмидуллова аны бик итагатьле, ярдәмчел, тәрбияле, киң күңелле укучы итеп тасвирлый.

Нәтиҗәдә, мәкаләбез герое мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Сүз уңаеннан, аның тагын алты сыйныфташы мәктәпне – көмеш, ә берсе алтын медаль алып чыгалар. Шулай итеп, 2024 елда татар мәктәбен тәмамлаган 20 укучы шәһәребезнең югары уку йортларына укырга кергәннәр, ә ике кыз Казан югары уку йортларын сайлаганнар — Ләйсән Шәрифуллина КФУның журналистика бүлегендә, ә Алинә Биккузина Ислам университетында белем алалар.

Аишә бала чактан чит телләр белән кызыксынганлыктан, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнисе кебек үк, педагогика юлын сайлаган. Әңгәмәдәшем татар, рус, азәрбайҗан, инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Киләчәктә аның копилкасына кытай теле дә өстәләчәк.

— Син югары уку йортына кергәнче үк кытай теле курсларына йөргәнсеңдер инде? – дип кызыксынам кыздан.

— Юк, безгә бу телне беренче сыйныф балаларына әлифба өйрәткән кебек өйрәтәләр. Әлегә бернинди авырлыклар сизмим, барысы да аңлашыла.

— Студент тормышына күнеп буламы? Яңа дуслар таптыңмы?

— Минем өчен яңа коллективка күнү бер дә проблема түгел, мин кешеләр белән уртак тел бик җиңел табам. Шуңа күрә якын чит илләрдән килгән курсташларым белән дә җиңел аралашам. Гомумән, группабызда читтән килеп укучылар шактый күп, хәтта җирле студентлардан да күбрәк алар.

- Яулык бәйләп йөрүеңне башка милләт вәкилләре ничек кабул итәләр?

— Яулык бәйләп йөрүче туташлар безнең группада да, башка группаларда да бар. Башка милләт студентлары моны табигый күренеш итеп кабул итәләр. Чөнки бүгенге җәмгыятьтә дингә, кием-салымга кагылышлы стереотиплар юк. Шуңа күрә кем ничек киенгән — беркемне дә борчымый.

— Мәктәптә алган белемең кирәктеме?

— Әлбәттә кирәкте, БДИ тапшырганда бик файдалы булды. Әмма университетта, инглиз теленнән башка, мәктәп программасы бөтенләй кулланылмый, гел яңа фәннәр өйрәнәбез.

“Яктылык” мәктәбе Самара дәүләт университетында бик популяр икән. Аишә сүзләренә караганда, булачак педагогларга татар мәктәбендә укытыла торган программаны, тәрбия ысулларын студентларга мисал итеп китерәләр
.
Апрель башында студенткабыз беренче эш практикасын узачак. Ул үзе укыган мәктәптә, таныш укытучылары кулы астында мөгаллим һөнәре серләрен үзләштерә башлаячак.

— Әлегә педагогиканы сайлавыма үкенмим, киресенчә, көннән-көн бу фикеремдә ныгыйм гына, — ди Аишә.

— Бүген 11нче сыйныфта укучыларга нинди киңәш бирер идең?

— Тырышып укыгыз, имтихан вакытында игътибарлы булыгыз, каушамаска, ашыкмаска тырышыгыз. Чөнки уку йортларының бюджет бүлегенә керү өчен бик югары баллар кирәк булачак. Мәсәлән, мин кергән бүлеккә үтү өчен 295дән артык балл кирәк иде. Ә таләпләр елдан-ел арта гына бара. Уңышлар сезгә!

— Сиңа да беренче сессияңне уңышлы тапшырырга насыйп булсын. Барлык студентларны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 583

Комментирование запрещено