Рәхмәт сүзе

XWbm2DtOXZs“Бердәмлек”нең тиражы төшә, дип еш зарланабыз. Әмма, Аллага шөкер, нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, бердәнбер өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеен билгеләп үтү турында уйлана башладык инде.

Бүгенге көндә безнең басманы 1500дән артык әбүнәчебез укый. Күпчелек милли газета-журналлар ябылып беткән чорда шушы дәрәҗәдә эшләп килүебез өчен укучыларыбызга бик тә рәхмәтлебез. Ә инде үзләре генә язылып калмыйча, күрше-күләннәренә, туганнарына, мәхәллә кешеләренә, авыл җирендә эшләп торган китапханә һәм мәктәпләргә яздырып бүләк иткән Денис авылыннан — Роберт Гәрәевка, Самарадан — Ильяс Шәкүровка, Шамил Галимовка, өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горлановка, Хәмзә Мортазинга һәм Илшат Рәҗәповка, Иске Ярмәк авылыннан — Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә, “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказовка чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.

«Бердәмлек».

Просмотров: 493

Комментирование запрещено