Конкурсны кабатларга туры килер…

7grwYhPlbRMУзган ел азагында «Бердәмлек»нең укучылары арасында басмабызга яңа язылучыларны җәлеп итү нияте белән конкурс игълан ителгән иде.

Конкурс шартлары буенча «Бердәмлек»кә кимендә егерме яңа кешене яздырырга һәм квитанцияләрне редакциягә тапшырырга кирәк иде. Бу шартлар үтәлгән очракта, яздыручылар арасында – велосипед, планшет һәм смартфон уйнатырга вәгъдә ителде. Кызганычка, конкурс булмады, дип әйтергә мәҗбүрбез. Редакциянең электрон почтасына нибары 1-2 квитанция генә килде. Бу сан белән конкурс уздырып булмый, әлбәттә. Беләбез, 2025 елның 1 яртыеллыгына туганнарын һәм танышларын газетага яздырган кешеләр бар, ләкин моны раслаучы квитанцияләрнең ни сәбәпле редакциягә җибәрелмәве безгә билгеле түгел.

Киләсе яртыеллыкка язылу башлангач, тагын шушы ук конкурсны үткәреп карарга булдык. Газета укучылары акцияләрдә һәм конкурсларда активрак катнашсын иде, дигән теләктә калабыз.

Укучыларыбыз газета редакциясе белән бер фикердә булганда гына газета белән кызыксынучылар күбәя барачак, тиражы да үсеп китәчәк.

Хөрмәт белән, «Бердәмлек» редакциясе коллективы.

Просмотров: 468

Комментирование запрещено