27 гыйнвар — Ленинград блокадасын өзү көне
Нәкъ 81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград тулысынча фашистлар блокадасыннан азат ителә. 872 көн һәм төн буе дошман шәһәр халкын бертуктаусыз утка тота, халык ачлыктан интегә… Ләкин Ленинград нык тора, дошманга буйсынмый һәм җиңелми.
1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә Гитлер авиациясе, һөҗүм итмәү турындагы пактны бозып, Совет чикләре өстендә күренә. Бу көнне СССРга бер үк вакытта өч армия бәреп керә: «Төньяк» төркеме — Балтыйк буен, Ленинград белән Кронштадтны, «Үзәк» армия төркеме — Мәскәүне, «Көньяк» армиясе – Киевны басып алырга тиеш була.
Ләкин шәһәрне тиз генә ала алмагач, 1941 елның 28 августында Гитлер Ленинградны боҗрага алу турындагы боерыкка кул куя. Шәһәр 1941 елның 8 сентябренә тулысынча камап алына.
Блокаданың беренче көн¬нәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар: икмәк заводларын, электр станцияләрен, суүткәргечләрне юк итәргә һәм шуның белән шәһәр тормышын параличларга омтылалар. Алар хәтта Ленинградта яшәүчеләрне юк итү теләге булуын яшермиләр. Фашистларның карталарында музейлар, сарайлар, мәктәпләр, хастаханәләр кебек «хәрби» объектлар билгеләнгән булган.
1944 елның 14 гыйнварында совет гаскәрләренең гомуми һөҗүме барышында Ленинград блокадасын йомгаклау операциясе башлана. 1944 елның 27 гыйнварында боҗра тулысынча тар-мар ителә.
1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен блокададагы Ленинградка «Герой-шәһәр» исеме бирелә.
Пискарев мемориаль зираты алдына истәлекле мәрмәр такта куела: «1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 22 гыйнварына кадәр шәһәргә 107158 авиабомба ташланган, 148478 снаряд атылган, 16744 кеше үтерелгән, 33782 кеше яраланган, 641803 кеше ачлыктан үлгән», дип язылган анда. Әлбәттә, Куйбышев өлкәсеннән дә Ленинград блокадасын өзү операциясендә күп якташларыбыз катнашкан. Бөек җиңүнең 70 еллыгына мәрхүм Идеал Муса улы Галәветдинов язган һәм бастырып чыгарган «Подвиг огненных лет» китабында Мәчәләй авылыннан гына да Ленинград фронтында 12 кеше катнашуы турында язылган. Менә алар:
Элемтәче Абдрахманов Зәйнулла Кәлимулла улы — аягы яралангач, Тюмень госпиталендә дәвалана. 1942 елда туган авылына кайта, колхозда эшли. Дан ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 1995 елда гүр иясе була.
Сапер Айкаев Мирзаҗан Вәлиулла улы Ленинград фрон¬тына 1941 елда алына. Аягы өзелгәч, Свердловскида дәвалана. Авылга кайтып, картлыгына кадәр весовщик, кадрлар бүлегендә эшләп, 1996 елда вафат була.
Телефонист Алиев Газиз Әхмәтҗан улы – 1941 елда Ленинград фронтында батырларча һәлак була.
Радиотелефонист Апкалимова-Еникеева Хәтимә Мостафа кызы — 17 яшеннән үз теләге белән фронтка китә, Ленинград оборонасында хезмәт итә. Берничә тапкыр яралана, Җиңү көнен госпитальдә каршылый, 2 төркем инвалиды булып авылына кайта. 1990 елда вафат була.
Апкалимов Абдулла Вәлиулла улы — сугышның беренче көненнән үк Ленинград фронтына эләгә, 1942 елда кулы һәм аркасы яраланып, дәваланганнан соң туган авылына кайтып, колхозда эшли.
Имангулов Кыям Шәюк улы – башта фин сугышында, аннан Ленинград фронтында сугыша. 1943 елда батырларча һәлак була. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Исмәгыйлов Әһлиулла Гайнулла улы – башта Мәскәү, аннан Ленинград фронтына эләгә, Берлинга кадәр барып җитә. «Батырлык өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Исмәгыйлев Мөхәммәтгали Абдулла улы — Ленинград фронтында сугыша, яраланып, 5 ай буе госпитальдә дәвалана, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1983 елда вафат була.
Канюкаева Мәрьям Мирсәй кызы – 18 яшеннән окоплар казырга китә, аннан «Катюша» минометын үзләштерә һәм Ленинград фронтына җибәрелә. «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.
Элемтәче Мамышев Фәйзрахман Сәлах улы – башта Карелия, аннан Ленингад фронтында сугыша, ике мәртәбә яралана, 1945 елда авылга кайтып, механизатор булып эшли. 1992 елда вафат була.
Сапуков Габидулла Гали улы – сугышның беренче көннәреннән үк Ленинград фронтына эләгә, 1944 елда аягын югалта. 1945 елда авылына кайтып, ат караучы, аннан завхоз булып эшли.
Шабаев Ногман Салих улы – Ленинград өчен барган сугышта яралана. Туган авылына 1945 елда кайта, «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен» медальләре белән бүләкләнә, 1980 елда вафат була…
Кызганычка, ветераннар саны елдан-ел кими бара, әмма без, аларның балалары һәм оныклары, киләчәктә мондый каты сугышлар булмасын өчен, аларны һәрвакыт истә тотарга тиешбез.
Әлфия ТАИШЕВА әзерләде.
«Бердәмлек».
Просмотров: 836
Минем әти дә, Сунгатуллин Махмут Загидулла улы, блокадада уң кулын эзлергәч Тюменьга госпитальга озаталар. Кулы әзерак уңайлангач үзе комиссовать итүләрен сорап, туган авылы, Ульяновск өлкәсе Лабит (Әбдеригә) кайтып, сул кулы белән язарга эйрәнеп, пенсиягә чыкканчы физика, математика укытучысы булып эшли. Инвалид ВОВ, 1990 елда һәляк була.