Куанычлар белән яшә!

b5pzdMDviAoКүптән түгел генә якташым – Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кляүледә яшәүче танышым Айсылу Шакирова-Гыйбадуллина белән очрашырга насыйп булды. Күптән күрешмәгәнбез икән, тормыш йомгакларыбыз сүтелде дә китте. Бала чакларыбызны, яшьлегебезне, гаилә тормышыбызны искә алдык. Акыллы кешеләр белән аралашу җанга рәхәтлек бирә бит ул…

…1976 ел булгандыр. Иске Ярмәк авылы мәктәбе гөрләп тора. Тәнәфестә умарта күчен хәтерләтә иде мәктәп коридоры. Авыл зур, балалар күп, мәктәпкә урам тутырып бара идек. Җитмәсә, Яңа Ярмәк, Чулпан авылларыннан да тугызынчы сыйныфка укырга киләләр иде. Алар арасында матур, сары чәчле, зифа буйлы Айсылу исемле кыз да бар. Ул миннән бер сыйныфка алдарак укыса да, танышып киттек. Чөнки мин еш кына Яңа Ярмәктә яшәүче Бәдәр апама кунакка бара идем.

Айсылу Мәсхүт абый һәм Роза апа Шакировларның беренче баласы. Тырышып укуы, тыйнак, уңган, сабыр булуы белән бертуганна¬рына үрнәк булып тора. Кыз мәктәпне тәмамлагач, күп¬тән хыялланган һөнәрен үз-ләштерү теләге белән Куйбышев сәүдә техникумына укырга керә. Дөрес, гади авыл кызына бу техникумга керүе җиңел булмый — бер урынга 8 кеше. Ләкин Айсылу, имтиханнарын бик яхшы билгеләргә тапшырып, студент булып китә. Укуын тә¬мамлагач, яшь белгечне Кләүле РАЙПОсына товаровед итеп эшкә билгелиләр.

Чибәр Айсылуны авылдашы Хәйдәр Гыйбадуллин күзләп йөри икән. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына, озак та үтми, егет кызга тәкъдим ясый. Гөрләтеп туй уздырып, уртак тормыш учагын кабызып җибәрәләр. Агач — яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр.. Ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылык хисләре нигезендә корылган гаилә нык һәм бәхетле була. Гыйбадуллиннар берсеннән-берсе акыллы, булдыклы ике балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә уллары Риф табиб булып эшли, кызлары Юлия – полиция капитаны. Икесе дә әти-әниләренең горурлыгы, шатлыклары, таянычлары. Үз гаиләләре белән матур итеп яшиләр, балалар үстерәләр.

Әйе, гомер бик тиз уза шул. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Аллаһыга шөкер, Айсылу бәхетле хатын. Балалары, оныклары исән-сау, яхшы хәбәрләр белән шатландырып торалар.

“Алдагы көннәрдә дә шулай җан тынычлыгында, саулыкта пар канатым белән тигез яшәргә, балаларымның игелеген күрергә язсын иде дип, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм”, — ди яшьлек дустым.

Шушы көннәрдә Айсылу 65 яшен билгеләп үтә. Зарланырга урын юк, сәламәтлекләре әйбәт, үз кибетләре эшләп тора, балаларының тормышы да җитешле. Якын туганнары, балалары, оныклары аны шушы матур юбилее белән котлыйлар, киләчәге дә шундый ук якты, сәламәтләге яхшы булсын, дип телиләр.

Мин дә аңа чын күңелемнән исәнлек-саулык, хәерле гомер телим, туганнарың, балаларың, оныкларың белән озак еллар бергә-бергә яшәргә, шундый ук мөлаем, кешелекле булып калырга насыйп булсын.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 655

Комментирование запрещено