Рәмзия Галимова: Сыйфатлы татар контентын булдыру һәм тарату бик авыр

JmGr-MIiwYwБыел апрельдә IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була. Әлеге форумга әзерлек уңаеннан медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәл узды. Анда катнашкан «Идел-Идель» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова татар контентын булдыру турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Журнал – ул төп нигез, аның кырында башка проектлар да эшлибез. Видеопроектларсыз, яңа тәкъдимнәрсез булмый. Яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, соңгы арада җырлар яздыру белән шөгыльләнәбез. «Идел» журналисты һәм сонграйтер Зөләйха Камалова нейрочелтәрләр ярдәмендә җыр яздырырга тәкъдим иткән иде. Җыр язганда Ясалма фәһемне кулландык, аның ярдәмендә җырга көй, сүзләр яздык. Зөләйха күпләргә балачактан ук таныш булган «Бие-бие, Хәйбулла» такмагына икенче сулыш өреп карарга булды. Ясалма фәһем исә биетә торган көй язды. Ә Зөләйха татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәтнең текстын бераз киңәйтеп, җырга сүзләр булдырды. Нәтиҗәдә, фольклор һәм заманчалык симбиозы туды. Әлеге җырга клип та төшердек.

Моннан тыш «Алло, Илһам» проектыбыз бар. Әлеге проект ярдәмендә, татар мирасын заманча форматлар кулланып популярлаштырырга тырышабыз.

Тик сыйфатлы татар контентын булдыру һәм тарату бик авыр. Безнең видеолар, күп дигәндә, 1000-1500 карау җыя. Шундый күп көч куеп, иҗатыбыз шулай аз карау җыю кәефне төшерә… – дип сөйләде Рәмзия Галимова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 345

Комментирование запрещено