Атаклы бөек җырчыбыз Илһам ага Шакировка 2025 елның 15 февраленда 90 яшь тулыр иде. Урыны җәннәттә булсын! Әмин!
Мин гомер буе аның озын, моңлы җырларын тыңлап, үзем дә җырлап яшим. Алар минем тормыш юлымда юлдаш булып баралар. Авырлыкларны, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга ярдәм итәләр, Аллаһыга шөкер итәм. Бу шигыремне бөек җырчыбызга багышлыйм!
Моң патшасы
Татар халык горурлыгы — атаклы Илһам ага.
Йөрәктән чыккан җырлары халык күңеленә юл таба.
Сабый чактан җырга-моңга гашыйк булып үскән ул,
Яшәгән бөтен гомере җырлар җырлап үтте шул.
Гасырга бер туа торган илаһи моң патшасы,
Халык күңелендә мәңге шулай булып калсачы.
Аның җырына ияреп, кара урманга барасың.
Көчле-моңлы тавышына хәйраннарга каласың.
Су буйларында йөреп, кайгыны суга саласың,
Сарман буйларында булып, җәен печән чабасың.
Дөнья матур, киң булуга тагын бер ышанасың.
Җир йөзендәге гүзәллеккә сөенеп, сокланасың.
«Тәфтиләү»не җырлаганда җаннар тетерәп куя.
«Сандугач» җырын җырласа — аны тыңлап кем туя?!
«Туган тел» җырын башкарса, йөрәк җилкенеп куя.
Барлык татар халкы өчен күңелдә горурлык туа.
Аның моңлы тавышын сабый чакта ишеттем,
Атаклы җырчы буласын шул вакытта төшендем.
Үсә төшкәч, «Кара урман»ын аңа кушылып җырладым,
Гомер буе җырлап яшим, беркайчан да туймадым.
Аның барлык җырлары күңелемә хуш килә.
Йөрәгемә көч алам, авырлык җиңел үтә.
Моңлы, озын җырларны гомер буе башкарды.
Данлы тормыш юлы үтте, онытылмас булып калды.
Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 541