«Барысы да үзебезнең кулда!»

yCb-queq1n817 февральдә “Яктылык” мәктәбе укытучысы, вакытында биология фәнен һәм әхлак дәресләрен алып барган, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Асия Госман кызы Сәйфетдинова 70нче туган көнен билгеләп үтә.

Шушы яшендә дә сафта ул. “Яктылык” мәктәбе ачылгач, үзе үк оештырган һәм һәр экспонатына җан биргән “Мирас” этнографик музее мөдире булып эшли, шул ук вакытта укучыларга әхлак кагыйдәләрен сеңдерә, хезмәт дәресләрендә кул эшләре осталыгына өйрәтә.

Асия ханым Россия Федерациясенең “Мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре” исеменә лаек булган, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнгән.

Ул балаларда ана телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, халкыбызга карата мәхәббәт, милли әхлак тәрбияли, милли үзаңын үстерү юлында армый-талмый хезмәт итә.

— Әхлак дәресләрен әле 12 санлы кичке мәктәптә эшләгәндә мөдиребез Хәридә Дашкина керткән иде. Ә инде 1997 елда, уку йортыбыз янәшәдә урнашкан балалар бакчасы бинасына күчеп, “Яктылык” татар мәктәбе барлыкка килгәч, әдәп-әхлак дәресләре 3нче сыйныфтан башлап керә иде. Хәзер 5нче сыйныфта гына калды. Балалар әхлак сабакларын яратып үзләштерәләр. Ник дисәгез, дәресләрдә без тормыштан алынган төрле хәлләрне нигез итеп алып, шулар буенча фикер алышабыз. Әле дә укытып чыгарган укучыларым белән күрешкәч: “Апа, әхлак дәресләрендә шундый-шундый хәлләр турында фикер алыша идек. Ул вакытта алган сабакларыгыз тормышта бик тә кирәк булып чыкты, рәхмәт сезгә”, — диләр.

Асия Госмановна дәресләрендә балаларга татар телен сеңдерергә тырыша. Тактага теманы, терәк сүзләрне ике телдә язып куя. Теманы башта русча сөйләсә, шунда ук татарчага тәрҗемә итә. Гел татарча гына сөйләр иде, тик балаларның күбесе ана телен яхшы белмиләр. Баланы татар итеп тәрбияләү өчен тумыштан ук теле ана телендә ачылырга тиеш, дип саный милләпәрвәр. “Татар телен өйрәтүне гаиләдән башларга кирәк — әби-бабайдан, әти-әнидән. Алар татарча аралашса, балалары да ана телендә сөйләшәчәк. Гаиләдә ана теле яңгырамый икән, балалар аны мәктәп кысаларында гына үзләштерә алмаячак. Биредә алар белемнәрен үстерә, камилләштерә генә алалар”, — ди Асия апа.

— “Яктылык”ның “Мирас” музее да татар балалары үз тарихын белсен өчен ачылган бит ул. Һәр экспонатны рус һәм татар телендә тасвирлыйбыз, — дип сөйли музей мөдире. — Мәсәлән, балага исем кушу, никах, каз өмәсе, яңгыр теләү кебек йолалар турындагы мәгълүматларны яратып тыңлыйлар. Боларны да башта татар телендә сөйлим, аңлап бетермәсәләр, русчага тәрҗемә итәм.

Музей экспонатларын “Яктылык” укытучылары укучылар белән бергә этнографик экспедицияләргә йөреп җыйганнар. Музейда туплаган белемне балалар фәнни эшләр язганда, тормышта кулланалар. Әйтик, хезмәт дәресләрендә кызларны чигү чигәргә өйрәткәндә башта ул кул эшенең тарихы белән таныштырып үтә, музейда сакланган чигешләрне күрсәтеп, сөлгеләрне – Сабан туена, чиккән кулъяулыкны –егете армиягә киткәндә, ә туй табынына бавырсак чыгару өчен ашъяулык чигәргә кирәк булуын аңлата.

Асия Госмановнаның улы Йосыф та, килене Юлия дә балаларын татар мохитында тәрбиялиләр. Әлегә бик шома булмаса да, татарча сөйләшергә тырышалар оныклары. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми инде, дип саный Асия Госмановна. Ана телеңне белү – зур байлык ул.

Их, һәр татар кешесе дә шулай уйласа иде! Барысы да үзебезнең кулда бит. Безгә кем дә килеп ярдәм итә алмый һәм тиеш тә түгел.

Телебезнең, милләтебезнең киләчәге бары тик үзебездән, һәр татар кешесеннән тора!

Милләтпәрвәр Асия апаны шушы матур гомер бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек, киләчәктә дә балаларга белем бирүдә, рухи тәрбияләүдә зур уңышлар телибез.

Миләүшә ГАЗЫЙМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 592

Один комментарий

  1. Кадерле вә хөрмәтле Асия Госмановнаны
    чын күңелемнән шушы матур ГОМЕР БӘЙРӘМЕ — 70 еллык ЮБИЛЕЕ белән тәбрик итәм
    һәм иң изге теләкләремне юллыйм!
    Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының, туганнарының игелеген, кадерен, укучыларының, хезмәттәшләренең хөрмәтен тоеп, әле күп еллар хәерле матур тормышта яшәвен телим!

    Иң изге теләкләр белән »ЯКТЫЛЫК» мәктәбенең ветеран укытучысы Нурзидә Файзуллина.