Бер сугышны да онытырга хакыбыз юк!

E9flYX-N5_015 февраль — совет гаскәрләренең әфганстаннан чыккан көне

Моннан ун ел элек, Самараның 85 санлы мәктәбендә, Әфганстан Демократик республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Альберт Хәлиуллин истәлегенә мемориаль такта ачылган иде. Гомумән, илебездә Әфган сугышында башларын салган укучыларының исемнәре мәңгеләштерелмәгән мәктәпләр сирәктер.

Бу дата һәлак булган һәм исән калган меңләгән егетләребезне искә алу өчен менә дигән сәбәп. Юбилейлы булмаса да, мондый даталар безгә ун меңнән артык яшь кешенең гомерен алган Әфган авантюрасына ни өчен тыкшынырга кирәк булуы һәм ни өчен Совет хәрби контингентына ашыгыч рәвештә бу илдән китәргә туры килүе турында фикер алышу мөмкинлеге дә.

Альберт Хәлиуллин, күрше Татарстан Республикасының Аксубай район үзәгендә туса да, үзен Куйбышев кешесе дип санаган, чөнки балачагы һәм яшьлеге биредә узган. Мәктәп елларында ук ул үзен басынкы холыклы, игелекле һәм сирәк очрый торган мөстәкыйль кеше итеп күрсәткән. Яшүсмер яхшы укуы белән генә түгел, оста куллы булуы белән дә сыйныфташларыннан аерылып торган: кирәк булганда мәктәп җиһазларын төзәтә, ватык телевизорларны көйли ала иде, дип искә алалар укытучылары. 11нче сыйныфта укыганда Мәңгелек ут янында мактаулы каравылда тору хокукына лаек була ул. Гитарада, аккордеонда уйный, моңлы итеп җырлый. Бәлки шуңадыр да Альбертның дуслары күп була, Куйбышев политехник институтына укырга кергәч тә, студентлар аның тирәсендә укмаша.

1984 елның җәендә аңа армиягә чакыру кәгазе килә. Унтугыз яшьлек егет Ашхабадтагы уку бүлегендә берничә айлык хәрби курслар узгач, аның янына әнисе белән яраткан кызы килеп китәләр. Бу аның туганнары белән соңгы очрашуы була. Ә өч атнадан аны һәм иптәшләрен Әфганстанга алып китәләр. Альберт аэродромны саклау батальонының бүлек командиры итеп билгеләнә, ә инде 1984 елның 29 декабрендә якташыбыз Әфган снайперы пулясыннан һәлак була. Альберт Хәлиуллинның хезмәте Кызыл Йолдыз ордены, «Рәхмәтле әфган халкыннан — сугышчы-интернационалистка» медале, СССР Югары Советы Президиумының «Сугышчы-интернационалист» грамотасы белән бәяләнә. Кызганычка, бу бүләкләр егетнең әти-әнисенә уллары һәлак булганнан соң тапшырыла…

Аерым алганда, Әфган сугышына безнең өлкәдән алынган егетләрнең 245се һәлак була. Ә гомумән ил буенча алганда, әлеге хәрби кампаниядә һәлак булучылар саны 15 меңнәр чамасы, дип исәпләнә. СССР Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча Әфганстан сугышында барлыгы 620 мең совет солдаты, прапорщик һәм офицерлар катнашкан.

Дүрт дистә ел узгач, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруны төрлечә бәяләргә мөмкин. Ул чактагы СССР җитәкчелегенең бу адымын кайберәүләр хыянәт дип саный, икенчеләре зур авантюра дип атый. Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә, Әфган кампаниясе хәрби елъязмага һәм илебез тарихына уелып кергән инде. Ә Самараның 85нче мәктәбендәге кебек мемориаль такталар әле озак вакыт Ватан интернациональ бурычларын үтәргә җибәрелгән меңләгән егетләрнең батырлыклары турында искә төшереп торачак.

Бүгенге көндә драматик Әфган темасы Украинадагы вакыйгалар белән тәңгәллектә яки билгеле бер даталар булганда гына искә төшә. Хәтерләвемчә, безнекеләр Әфганнан чыкканның беренче елларында сугышчы-интернационалистлар өчен төрле ташламалар һәм преференцияләр бирелә иде. Бөтен нәрсәгә дә кытлык булган Совет иленең соңгы елларында Әфган сугышы ветераннарына, беренче чиратта, фатир, аларны җиһазлау әйберләре, ял итү һәм дәвалану өчен санаторийларга юлламалар, кием-салым, көнкүреш товарлары һәм электроника сатып алу мөмкинлеге бар иде. КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының 1983 елның 17 гыйнвар карары буенча, Әфганстанга кертелгән чикләнгән хәрби контингент составында хезмәт итүнең бер ае стажга өч ай итеп языла иде. Кызганыч, әмма бу карар турында шактый тиз оныттылар.

Хәтер исән, диләр. Әйе, әлегә исән булган әфганчылар һәм туганнары хәтерлиләрдер. Тик еллар узу белән Әфган сугышчыларына игътибар кими бара. Хәзер алар турында сөйләмиләр дә, Әфганстандагы сугыш турында яңалыклар радио һәм телевидениедән дә ишетелми диярлек. Аның каравы, теләгән кеше информацияне интернеттан таба ала.

Аларга ышансак, Әфганстанның өлкән яшьтәге кешеләре, канкойгыч сугышларга карамастан, әлегә кадәр совет солдатларын хөрмәт һәм җылылык белән искә алалар. Сугыш мирасы булып алар өчен төзелгән йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр һәм башка инфраструктура калган. Әйе, совет тырмасына америкалылар басып, безнең гаскәрләр аннан чыгарылгач, чагыштырырлык нәрсәләр бар. Ул вакытта безнең ил Әфганстан мәнфәгатьләреннән чыгып эш иткән иде. Хәзер анда кыргый капитализм хөкем сөрә. Безнең илнең ярдәмгә килүе дөрес булдымы, юкмы – анысын инде тарих күрсәтер.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 387

Комментирование запрещено