Әлеге язмам геройлары — Яңа Ярмәк авылында яшәүче Ильяс һәм Тамара Хәмәдиевлар.
Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Ә кеше язмышлары, тормышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик бер нәрсә генә уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга, нәсел агачын дәвам иттерүче балалар тудырырга килгәнбез.
Гаилә — ул һәр кешегә дә сыенырлык урын. Гаиләдә бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр яши. Пар канатың булу, акыллы сабыйлар үстерү үзе бәхет түгелмени?!
Тик тормыш бик тә катлаулы шул: сикәлтәләр дә күп, чокырлар да бар. Тормыш итү - елганың бер ярыннан икенче якка атлап чыктым гына түгел, бик тә четерекле хезмәт юлы… Гомер буе тырышырга-тырмашырга кирәк…
1988 ел. Колхозның Иске Ярмәктән аерылган чагы. Келәт янында бер бина бар, иң элек ашханә дә булып торды, аннан соң правление, бухгалтерия иде. Икенче кызымны тугач, анда барып, декрет акчаларын алырга туры килде. Ишекне ачып кердем, кызлар утыра. Шунда бер таныш булмаган чибәркәй: «Килегез бире», — дип миңа эндәште. И-и-и, куандым: ат җигеп, күрше авылга барасы түгел, акчаны да күп бирделәр, җырлый-җырлый, кайтып киттем. Соңыннан белдем инде, ул кыз Тамара исемле икән.
Тамара керәшен татарлары яшәүче Назаровка авылында, ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Яшьтән бик тә үткер, чая бала була. Көн үсәсен, төн үсеп, мәктәпкә укырга керә. Өйдә дә тик тормый. Суны ерактан ташырга, йорттагы малларны карарга булышырга туры килә аңа.
Үзләрендәге 8-еллык мәктәпне тәмамлап, 9-10 сыйныфларны Кләүледә укып чыга. Аннан соң Куйбышев шәһәрендәге сәүдә техникумын тәмамлый, диплом алгач, Байтуган авылына эшкә җибәрелә. Бераз эшләгәч, яңадан туган авылына кайтып урнаша. Назаровкада хисапчы булып эшли, шул ук вакытта, читтән торып, Рождественода бухгалтерга укый. Аннан соң Яңа Ярмәк авылына килеп, хисапчы булып эшкә урнаша.
Биредә кызны Ильяс исемле егет күзләп йөри. Наилә апа белән Вәли абыйның бик тыйнак, бик тә тәртипле икенче улы ул. Яңа Ярмәкнең 8-еллык мәктәбен тәмамлагач, 9-10 классны Иске Ярмәк тә укый. Армиягә кадәр Сергиевскийда шоферлыкка укып чыга, күрше «Рассвет» совхозында шофер булып эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, тагын совхозда, аннан соң Камышлыда, Тольяттида, туган авылында, башка җирләрдә эшли. Шулай уңган егетебез инде 45 ел баранканы әйләндерә.
Бераз дуслашып йөргәннән соң, яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар. Шулай Ильясыбыз Назаровка кызына өйләнеп тә куя. Нур өстенә нур өстәп, кызлары Рания һәм уллары Руслан туа.
Еллар, еллар… Болыт сыман
Үтәсез дә, үтәсез…
Болыт сыман үтәсез дә,
Гомер йомгакларын сүтәсез…
Әйе шул, күпме еллар болыт сыман үткән дә, киткән… Хәзер инде Хәмәдиевларның балалары да үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. «Баланың баласы балдан татлы», дигән сүзләр бик тә дөрес икән», - дип оныкларын сөеп яшиләр Тамара һәм Ильяс бүгенге көндә.
Артка әйләнеп карасаң, 36 ел эчендә ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән… Шөкер, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерәләр язмам геройлары.
Тамара һәм Ильяс! Пар канатларыгыз талмасын, каерылмасын. Пар канатлар булып яшәүгә ни җитә?! Булганына шөкер итеп, киләчәгенә өмет итеп, үз аякларыгызда йөреп, балаларыгызның-оныкларыгызның игелеген күреп, шатлыкларга куанып яшәргә язсын сезгә.
Розалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 623