“Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, — диләр иде әби-бабайларыбыз. Менә олыдан-олы рәхмәтләребезне күршебез, социаль реабилитация бүлегендә хезмәт күрсәтүче, бервакытта да ярдәмен кызганмаучы авылдашыбызга Сагыйров Җәгъфәр Әбүзәр улына җиткерәсебез килә.
Һәр ел саен җәй айларында күрше-тирә балаларга самоварлар куеп, бәйрәмнәр оештыра. Ару-талу белмичә, үз мәнфәгатьләре, саулыклары-вакытлары белән исәпләшмичә, тормыш иптәше Айсылу апай белән өмәләрдә солдатларга окоп свечалары ясарга, сетка үрергә дә үз өлешләрен кертәләр. Аларның тату тормышларын күреп, тырышлыкларының нәтиҗәләрен татып яшәүләре безгә үрнәк, күңелләребез рухлана.
Безнең гаиләбезгә вакытлыча Лениногорскийга китеп яшәргә туры килә, өебез өчен борчылган вакытларда, «Газны-утны карарга, Аллаһыга шөкер, мәрхәмәтле күршебез Җәгъфәр абыебыз бар, - дип тыныч күңел белән китәбез.
Рәхмәтләребезне белдереп, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән дә тәбриклибез сезне, Җәгъфәр абый. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!
Изге теләкләр белән барлык күршеләр исеменнән Руслан һәм Миннур иркәләрегез.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 562