Камышлы районы, Иске Усман авылы хатын-кызлары җиңү көнен якынайтуга өлеш кертәләр
Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә ун балалы Шәфыйк һәм Гайниҗан гаиләсендә туып үскән Саҗидә Иске Усман егете Фоат Газизҗановка кияүгә чыга. 38 ел гына бергә яшәп калалар алар. Башта унике яшьлек улы Илдар, аннан тормыш иптәше вафат булалар. Кызы Тәнзилә белән генә кала. Хәзерге вакытта ул инде кияүдә, Лениногорск шәһәрендә яши, шәфкать туташы булып эшли. Саҗидә унике елдан артык түшәктә ятып авырган кайнанасы Миннурый апаны да үз анасын карагандай карап, соңгы юлга озата.
Менә шулай Саҗидә буш йортта берүзе яшәп кала. Ләкин үз эченә бикләнми, буш вакытларында тегү эшләре белән мавыга — мәктәп, мәдәният йорты уздырган чараларга костюмнар тегә, авылдашларына кайчан яңа кием тегеп бирә, кайчан вак ремонт ясый. Йон эрләп җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, Камышлы районында куәтле волонтерлар хәрәкәте кузгала. Саҗидә дә аларга килеп кушыла – алгы сызыктагы хәрбиләргә җылы бияләйләр, оекбашлар, эчке кием, носилкалар, җиргә утырганда җылы булсын өчен мендәрчекләр тегә. Шулай ук күрше Оренбург өлкәсенең Северный районы, Курск, Белгород өлкәләре госпитальләренә, санитар поездларга кирәк булган мендәр, юрган тышлыкары, җәймәләр тегеп җибәрә. Моның өчен тукыманы авыл халкы җыеп китерә тора. Шулай ук Саҗидә үз авылында маскировка ятмәләре, үлән чәе әзерләүче волонтерлар төркеме дә оештырган.
Ул күрше авылларда яшәүче хатын-кызларны да шушы әйберләрне тегәргә өйрәтә. Тегү машиналарны ватык булса, үзе үк көйләп тә бирә икән, дип сөйли халык.
Волонтерның эшен халык та күрә, өлкә һәм район җитәкчеләре дә хуплый. Саҗидә Газизҗанова Самара өлкәсе губернаторы исеменнән “Кешеләргә хезмәт иткән өчен” Мактау билгесе һәм “Северный районы — фронтка” волонтерлар хәрәкәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Әйе, ансат түгелдер көне-төне тегеп утырулар. Шушы яшьтә энәсен дә саплау гына да зур проблема. Кыскасы, энә белән кое казый, дисәң дә була. Әфәрин, Сәжидә, күпме изге эшләр эшлисең, солдатларыбызның урын-җирен, эчке киемнәрен яңартып торасың. Чиксез рәхмәт сиңа. Кулларың сызлаусыз булсын, батырларыбыз сау-сәламәт кайтсын.
Жәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 936