Татар дөньясына юл күрсәтүче

Sql64xsx6OE12 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Хезмәте татар халкының мәдәниятен һәм фәнен үстерү нигезе булган шәхесне искә алу өчен биредә укучылар, мөгаллимнәр һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.

2 “Б” һәм 4 “Б” сыйныфлар укучылары татар телендә җырлар башкардылар, тамашачыларны бөек галимнең тормышы һәм хезмәте белән таныштырдылар. Аның милли мәгариф һәм мәдәният өлкәләренә керткән зур хезмәтенә аерым бәя бирелде. Каюм Насыйри фәнни хезмәтләр яза, белемен һәркемгә дә җиткерергә тырыша, халык арасында агарту эшләре алып бара…

Туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә рухландыра торган чара педагоглар Рәмзия Лазюк, Алинә Шәмсетдинова һәм К.Насыйри институтының Самарадагы мәдәни-мәгариф үзәге методисты Рәхимә Хәерова тырышлыгы белән әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Радик Газизов әдәби чарага югары бәя бирде һәм мондый вакыйгаларның укучыларда татар мәдәнияте һәм тарихы белән горурлану хисен тудыруда төп роль уйнавын билгеләп үтте. «Туган тел» оешмасы ветераны Рәшид Абдулов хәтта күз яшьләрен тыя алмады. Ул, оештыручыларга һәм укучыларга зур рәхмәтләрен белдереп, мондый чаралар мәдәни мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген искә төшерә, дип ассызыклады. Аның сүзләре белән зал да килешеп, көчле алкышлар яңгырады.

Чараны оештыручы мөгаллимнәр Рәхимә Хәерова һәм Рәмзия Лазюк әзерлек вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгеләп үттеләр. Самара китапханәләрендә Каюм Насыйри турында мәгълүмат юк диярлек һәм китапханә хезмәткәрләре мондый бөек татар галиме, мәгърифәтчесе турында бөтенләй белмиләр икән. Бөек милләттәшебез турында мөмкин кадәр күбрәк халык белсен өчен, “Яктылык” укытучылары әлеге чараны Самара өлкә китапханәсендә рус телендә кабатларга тәкъдим иттеләр.

039yV_OH7WoGr6SlDhB0bw J3SQKlMaR9g l9Mcr-H3N98 qqZSyA-Pldk rAHw_5O84cw Sql64xsx6OE

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 526

Комментирование запрещено