В Казани состоялось расширенное заседание Совета по исламскому образованию России / Казанда Россия Ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышы узды

DSC_9537В 20-й день месяца ша’бан (19 февраля), в Казани на базе Российского исламского института прошло расширенное заседание Совета по исламскому образованию России. Участники встречи обсудили текущие достижения и опыт, а также обсудили планы по дальнейшему развитию и совершенствованию качества российского исламского образования.

На собрании присутствовали Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, руководитель Администрации Раиса Республики Татарстан Асгат Сафаров, глава Совета по исламскому образованию России и заместитель Муфтия по образованию, ректор РИИ и КИУ Рафик хазрат Мухаметшин, начальник Департамента по взаимодействию с религиозными организациями Управления Президента Российской Федерации по внутренней политике Евгений Ерёмин, директор Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования Михаил Грязнов, а также представители исламских вузов и другие члены Совета по исламскому образованию.

Заседание открыл Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, он прочитал аяты Куръана и совершил ду’а.

Затем с приветственными словами выступили другие высокие гости.  С основным докладом выступил Рафик хазрат Мухамметшин, который рассказал об основных принципах и особенностях проведения мониторинга эффективности исламских вузов в 2024 году.

Проректор Российского исламского института Марат Гильманов поделился результатами мониторинга эффективности образовательной деятельности исламских вузов России в 2024 году и обсудил совершенствование системы оценки эффективности исламских учебных заведений.

Далее выступил проректор Пятигорского государственного университета Ибрагим Ибрагимов. Тема его выступления касалась финансирования деятельности исламских вузов из средств Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования в 2025 году, включая критерии и механизмы.

После этого директор Совета по исламскому образованию Рафик Мухаметшин представил план работы на 2025 год, включающий создание рабочих групп и другие действия, направленные на развитие исламского образования.

В заключение заседания Муфтий Татарстана Камиль хазрат и другие участники поздравили директора Совета по исламскому образованию Рафика Мухаметшина с 70-летием и пожелали ему долгих лет жизни, а также успехов в развитии исламского образования.

dumrt.ru

***

Шәгъбан аеның 20нче көнендә (19нчы февральдә), Казанда Россия ислам институты базасында Россия Ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуда катнашучылар хәзерге казанышлар һәм тәҗрибәләр хакында фикер алышты, шулай ук Россия ислам мәгарифенең сыйфатын үстерү һәм камилләштерү планнары турында сөйләште.

Җыелышта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Ислам мәгарифе советы җитәкчесе һәм Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов, шулай ук ислам югары уку йортлары вәкилләре һәм Ислам мәгариф советы әгъзалары катнашты.

Утырышны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде, ул Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды.

Аннары сәламләү сүзләре белән мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясады. Төп чыгышны Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җиткерде, ул 2024нче елда ислам югары уку йортларының нәтиҗәлелегенә мониторинг үткәрүнең төп нигезләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Россия ислам институты проректоры Марат Гыйльманов 2024нче елда Россия ислам югары уку йортларының белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре белән уртаклашты һәм ислам уку йортларының нәтиҗәлелеген бәяләү системасын камилләштерү турында фикерләште.

Аннары Пятигорск дәүләт университеты проректоры Ибраһим Ибраһимов чыгыш ясады. Аның төп темасы 2025нче елда ислам югары уку йортлары эшчәнлеген Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды акчаларына финанслау белән бәйле булды, ул аның критерийларына һәм механизмнарына да игътибар юнәлтте.

Аннары Ислам мәгарифе советы директоры Рәфикъ Мөхәммәтшин 2025нче елга эш планын тәкъдим итте, анда ислам мәгарифен үстерүгә юнәлдерелгән эш төркемнәре төзү һәм башкалар каралган.

Утырыш ахырында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт һәм башка катнашучылар Ислам мәгарифе советы директоры Рәфикъ Мөхәммәтшинны 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләде һәм аңа озын гомер, шулай ук ислам мәгарифен үстерүдә уңышлар теләде.

dumrt.ru

Просмотров: 419

Комментирование запрещено