Татар халкы өчен яши ул

Шакуров4Бүген Самара дәүләт социаль-педагогик университеты профессоры, Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе, “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка 60 яшь тулды.

Авыл интеллигентлары гаиләсендә туып-үскән Ильяс мәктәптә укыганда ук иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлый: Тупли мәктәбе комсомол оешмасы секретаре буларак тәҗрибә туплый. Мәктәпне тәмамлагач, юридик институтның кичке бүлегенә укырга керә, бер елдан армиягә алына. Анда да актив егет рота комсомол оешмасы сәркатибе итеп сайлана. Ә хәрби хезмәтен тәмамлап Куйбышевка кайткач, юридик институтның көндезге бүлегенә күчү мөмкинлеге булса да, комсомол эшен өстен күреп, 1989 елга кадәрге гомерен комсомол оешмасы белән бәйли, яшьләрне оештыру эшләрендә зур тәҗрибә туплый.

Үзгәртеп кору еллары башында инде Куйбышев горисполкомында эшләүче Шәкүров беренче кече предприятие ачып җибәрүдә катнаша. Берничә ел кече бизнес өлкәсендә эшләп алгач, 1994 елның 1 февралендә Самара Губерна банкы идарәсе рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнә. Менә шулай Ильяс Гомәр улының банкир карьерасы башлана. Аннан ул Волжский универсаль банкы акционеры, 1997 елдан — “Фермер-банк”ның кыйммәтле кәгазьләр бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә һәм ярты ел эчендә әлеге финанс учреждение идарәсе рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә. Дөрес, бу вакытта әлеге банк инде ябылу дәрәҗәсенә җиткән була. Ләкин Ильяс Гомәр улы аңа җан өреп җибәрергә теләк белдерә. Җитәкчеләр, булдыра алмас бу, дип, читтән генә торсалар да, милләттәшебез үҗәтлелеге, үзсүзле булуы белән алдыра. Шулай, уртак көч белән “Фермер банк”ны банкротка чыгудан йолып калалар, исеме “ИПОЗЕМбанк”ка үзгәртелә, тора-бара предприятие үсә, ныгый башлый, зур булмаса да, тотрыклы финанс-кредит эшчәнлеге алып бара, активлары 500 миллионнан да узып барганда, Центробанк, “Ипозембанк” эшчәнлегендәге зур булмаган җитешсезлекләргә бәйләнеп, 2015 елның ноябрь ахырында лицензиясен ала…

2012 елда өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты итеп сайланган Ильяс Шәкүров, банкым юк инде, татарларга берни белән дә ярдәм итә алмыйм дип, иҗтимагый эшеннән китәргә уйламый да. Гаилә бизнесыннан җыелган акчаны “Самар татарлары” сайтын, шул ук исемдәге журнал ачып җибәрүгә, татар тормышын яктырткан китаплар бастырып чыгаруга тота, “Яктылык” мәктәбе попечительләр Советы рәисе буларак, татар телен яхшы белгән укучыларга һәм укытучыларына әнисе Алия Әләүтдин кызы исемендә грантлар тапшырып тора, шигърият кичәләре, караоке конкурслар, Сабантуйлары оештыруга зур өлешен кертә.

Әйе, күп нәрсәләрне Ильяс Шәкүров беренче мәртәбә эшләгәндер. Ләкин, күрәсезме, аның бөтен эше дә уңышлы барып чыга. Чөнки Аллаһы Тәгалә күреп тора бит, бу бәндә нәрсә генә эшләсә дә, ихлас күңеленнән “Халкым, туган авылым, әткәм-әнкәм, балаларым хакына” дип эшли. Ниятенә күрә биреләдер аңа.

Хөрмәтле Ильяс әфәнде! Шушы матур юбилеегыз белән тәбрикләп, тагын күп еллар буе Сезнең белән иңгә-иң куешып, бергә-бергә халкыбыз өчен эшләргә насыйп булсын иде. Үзегезгә дә, балаларыгызга да исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телибез!

“Бердәмлек” редакциясе коллективы.


КОНТЕКСТ:

ТӘБРИКЛӘҮЛӘР

Просмотров: 770

7 комментариев

  1. Азат Надиров — ТУГАН ТЕЛ оешманың ветераны. в пишет:

    ТАТАР БАЛАЛАРЫ ИКЕ КАНАТЛЫ БУЛСЫН ӨЧЕН
    Хөрмәтле Ильяс Гумерович! Туган көнегез белән тәбриклим !
    2012-нче елны без ,ТУГАН ТЕЛ оешмабызның ветераннары, ялгышмадык, сезне оешмабызның җитәкчесе итеп сайлап. Зур ,җаваплы эшне үз җилкәгезгә алдыгыз! Телебезне саклар өчен яңы мөмкинлекләр булдырдыгыз :— САМАРА ТАТАРЛАРЫ журнал (редактор Данияр Сайфиев) ,САМАРА ТАТАРЛАРНЫҢ ХӘБӘРЛӘРЕ САЙТ (редактор Римма Нуретдинова) булдырып, яңадан БЕРДӘМЛЕК(редакто Д.Сайфиев) гәҗитебезнең оештыручы-учредитель булып, яңа чаралар уздырып.
    Шушы елларны сезнең җитәкчелегендә, сезнең ярдәмендә оештырылган милли чараларда ,Нәүрүз һәм Сабантуй бәйрәмнәребездә, балалар фестивальләрендә, федераль күләмендә «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнашкан, булган олылар, яшьләр һәм балаларның йезләрендә нинди шатлык ,күтәренке күңел күренә иде ! Сабантуй мәйданчыкларындагы бәйгеләрдә катнаштылар .җырладылар ,биеделәр! Керәштә җиңгән батырларга сокландылар!. Оештыручылар Хабил Бикташевка, Илшат Бикташевка ,Наиль һәм Хәйдәр Гаряевләрга рәхмәтләр әйттеләр .
    Сез оештырган өлкә авыл сабантуйлары авыл халкын телебезне, мәдәниятебезне сакларга ярдәм итү генә түгел, ярдәм итте авыл халкыбызга бирешмәскә илебез һәм шуннан соң колхозлар таралгач килеп чыккан зур авырлыкларга.»Авыл кешеләре,үз җирегездә үзегез хуҗа булыгыз, фермер булып чәчегез,мал үрчетегез, сатмагыз җирегезне инвесторларга,—ченки аларга прибыль генә кирәк ,авылның социаль, мәгариф проблемалары кызыксындырмый«;— менә шундыйрак эчтәлекле мәкалә язган иде Фәрит Шириязданов.
    Татар теле буенча олимпияләрда катнашкан балалар шигыръләрне үз җаннарыннан чыгарган кебек ,илһамланып сөйләделәр! Шигърият бәйрәмнәре шагирләрне илһамландырды яңа шигыръләр иҗат итәргә!. Караоке бәйгеләрдә балаларда ,олыларда үзләренең осталыгын арттырдылар.Җырлау кешегә зур көч бирә, —шушы фикерне караоке чара халыкка җиткерергә ярдәм итә. »Самара татарлары « журналны ,»Самара татарлары хәбәрләре« сайтны ,»Бердәмлек» гәҗитебезне укыган,Татарстан оештырган җәйге лагерләрдә булган яшүсмерләр, мәктәпләрдә татар телен өйрәнгән балалар һәм олылар,— бик күп шатлык ,илһам,көч алганнар дип уйлыйм! Татар телебезне яратып , җаннарына татар рухын үзләштерделәр балалар ! Алар әйтә алалар: «Мин –татар; —Минем бик көчле ике канатым бар;—Рус һәм татар телне беләм-;—Әти-әнием ,туганнарым, иптәшләрем белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә алам ! —Татар җырларын җырлыйм!..» Әни –әтиләр балалар өчен шатлана алалар .Ярый әле, җил үләне кебек, кайдада узләренә урын таба алмыйча, аптырап йеримеләр, дип әйтә алалар.
    Ләкин туган телебез дәресләренә нибары 1-2 сагәт кенә бирелә. Бөтен Дынъя Татар Конгрессы җитәкчесенә ТУГАН ТЕЛ оешмабыз мәрәҗәгатъ итте: —Илебезнең мәгариф җитәкчесенә хат җибәрәгез, языгыз: — «рус булмаган ана телләребезгә 1-2 сәгать бик әз ,2007 елны милли –төбәк мәгариф компонентны юкка чыгару зур хата булды , шул хата аркасында балалар татарча сөйләшми башладылар, әти-әниләр кайгыра, хәзер кирәк хатаны төзәтергә, ана телләребезгә 4-6 сәгатне кайтарырга кирәк диләр укытучылар».Самараның ЯКТЫЛЫК мәктәбендә укырга төләүчеләр бик күп,
    урын җитми .Татар оешмалар шәһәр һәм өлкә җитәчеләреннән сорыйлар ЯКТЫЛЫККА тагын бина бирүне. Әти-әниләр , шәһәрнең мәктәпләренең директорларына татар дәресләре булдырыгыз дип гариза языгыз ,алар былдырырга тиеш. Татар оешмалары ярдәм итәрләр. Мәсәлән, Южный городта һәм Горячие Ключи бистәләрдәге мәктәпләрдә балаларга татар дәресләре укытыла.
    Балалар яштән үк халкыбызның әхлакий нигезләрен, кагыйдәләрен, рухи байлыкларын
    үзләштерәләр, аракы-алкоголь-бик мәкерле явыз дошман икәннеге турында укыйлар, ишетәләр,— шундый тәрбия өчендә әти-әниләр ТУГАН ТЕЛ оешмабызгә рәхмәтле дип уйлыйм! Гүмәр Батыршин һәм Ильяс Гумерович безнең борынгы бабалырыбыз –булгарлар яшәгән Идел буендагы изге җирләргә оештырган экскурсияләрдә байтак олылар һәм яшьүсмерләр катнаштылар!
    ТАТАР КЫЗЫ бәйгеләрдә яшләр күрде , –нинди булырга тиеш татар кызы. Безнең милли чалаларда күпме татар егетләре һәм кызлары таныштылар ,дуслаштылар ! Гаилә корып ,балалар табып бәхетле булып , сабыйлар бик күп информацияне үзләштерә ала икәнне белеп һәм шул алтын вакытны югалтмыйча , балалары тугачта шундук аларга татарча җырырлап, сөйләшеп татар итеп үстерәләр! Соңга калган булсалар, балалары бердә татарча сөйләшә алмый, тик русча гына сөйләшә торган булырлар иде,—шушы чынбарлыкны алар белә..
    .Балаларда, олыларда безнең журнал,сайт ,гәҗиттә үрнәк алырдый бик күп татарлар турында укыдылар: — Гагиль Сагировның батырлыгы шатландыра торган рәсемнәре һәм шигырьләре!— Муса Җәлил иптәшләре белән бергә немец-фашист концлагерендәге хәрби –тоткын татарларга татарча җыр_шигърият концертлары оештырып ,аларның җаннарында туган илебезгә тугрыклыкны уята алдылар һәм инде аларны фашистлар безгә каршы көрәшергә чик аша җибәргәч, шундук безнекләргә бирелделәр.Менә бит нинди көч бирә кешегә туган телебез, җырларыбыз! Әниебезне ярату кебек —
    зур көч! —Яшь усмер татар кызлары, рус ,чуваш ,мордва кызлары белән бер туганнар кебек бергә баракта яшәгәннәр ,үз җырларын җырлап көч, илһам алганнар һәм штурмовик Ил-2 -ны тагында тизрәк төзегәннәр. Ә инде шулык вакытта әтиләре һәм абыйлары шулай ук башка телле дуслары белән бергә Гитлергә каршы батырларча көрәшкәннәр !—Безнең ТУГАН ТЕЛ активистлары, авиазавод һәм завод ПРОГРЕСС инженерлары космодром Байконурда ,еллар буе командировкада булганда,
    татар-башкорт оешмасы булдырып, милли бәйрәмнәр, Нәүрүз бәйрәме оештырганнар,балалары өчен татар класслары, дәресләре оештырганнар! Алар арасында7-нче класска чикле бөтен фәннәрне , рус телендән башка, бөтен фәннәрне татар телендә укыганнарда бар. Шулалй ук укыган Илгиз Колючев, Кузнецов авиадвигатель заводында зур белгеч булып эшләде,50 елдан артык ансамбль
    ЯЛКЫНЛЫ ЯШЛЕКНе җитәкләде, халкыбыз өчен тырышты!..
    .Ильяс Гумерович безнең активистлары белән ,өлкә һәм шәһәр милли автономияләр белән бергә ТУГАН ТЕЛнең 35 –еллыгыны багышланган конференцидә кабул иткән зур программаны бергә тормышка ашырыр әле. Читтә калмагыз,татарлар! Безнең оешмабыэның күп булды һәм бар активистлары. Алар турында байтак яздылар. Бик зур
    өлеш керткән мәрхүм Фархат Мхмутовны тагында –тагында искә алыйк әле, аның мәрхүмә хатыны Альбина белән бергә, улда зур өлеш кертте !.. .
    Югарыды язган чараларны үткәрер өчен Ильяс Гумерович бик күп үз акчасын чыгарган . ТуганнарыИльдар һәм Равиләдә өлеш керткәннәр. 2019 –нчы елны Камышлыда үткәрелгән федераль сабантуй көнендә Ильяс Шакуров һәм Фәим Юсупов Байтуган тавында зур ташлардан ӘЛИФБА сүзен урнаштыруны оештырганнар! Зур автомобиль трассадан баручыларны ӘЛИФБА мәңге ана телебезне сакларга өнди.
    БУКВАРЬ ҺӘМ-ӘЛИФБА БЕРЕНЧЕ КЛАССКА БАРУЧЫ БАЛАНЫҢ КУЛЫНДА БУЛСАЛАР,ТУГАН ИЛЕБЕЗ – РОССИЯ –НЫК, БЕРДӘМ БУЛЫР!
    ТУГАН ТЕЛ оешмабызның бөтен чаралары халкыбызга ярдәм итте югалып ,кайгыга чумып калмаска : СССР таралгачта ,Кавказдагы кан кыю сугышлар баргандада, кыргый капитализмга кергәндәдә… Менә бу еллардада безнең татар матбугатыбыз күрсәтә Максуз Хәрби Операциядә катнашучыларның батырлыгын ,бөтен өлкәбездә хатын-кызлар сеткалар, җылы оекбашлар бәйлиләр, солдатларга ашамлыклар әәзерлиләр,балалар ҖИҢЕП КАЙТЫГЫЗ дип хатлар язалар,фронтка җибәрәләр .

    Азат Надиров—ТУГАН ТЕЛ оешманың ветераны.

  2. Ильяс Гомэр улы чын кунелдэн Сезне гомер бэйрэмегез белэн Котлыйбыз Сезгэ исэнлек иминлек телибез
    Сез Булдырасыз!
    Бэхетле Булыгыз!
    Амин.

  3. Ильясу Шакурову
    Не на себя, а для всех нас
    Давно уж трудится Ильяс.
    На соплеменников – татар
    Он тратит силы, средства, дар.
    Но отклик видится не тот,
    Который мог бы дать народ –
    В поход культурный не встаёт,
    Так, потихонечку, гребёт…
    Но должен в жизни быть Маяк,
    Что освещает Туган як.
    И СОТО действий в этом суть –
    Искать разумный в море путь.
    Ты – и маяк, и капитан,
    Тобой гордится Тёплый Стан,
    Да и в Самаре образ твой
    Давно сложился огневой.
    Твори успешно, президент,
    А 60 – то лишь момент
    На длинном жизненном пути,
    И ждут успехи впереди.
    Здоровье чётко береги,
    Пред паровозом не беги.
    И продолжай Добро творить,
    Его татарам не забыть!
    Шакиров Р.М.,
    20 февраля 2025 года

  4. Хөрмәтле Ильяс Гомәрович! Ихлас күңелебездән Сезне олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!Алдагы тормышта гаилә бәхете, нык сәламәтлек, тыныч тормыш телибез!
    Әйтергә кирәк, сезнең кебек бөек шәхесләр йөз елга бер генә туа, диләр бит. Сез кылган изгелекләрне санап та, әйтеп тә бетереп булмас иде. Чөнки зыялы шәхес буларак, Сез татар дөньясына хезмәт итәсез.Үзегез кылган әҗер-савплы хезмәт җимешләренә сөенеп, күркәм эшләрегезне дәвам итеп яшәргә Аллаһы Тәгалә үзе көч-куәт бирсен иде!!

  5. Уважаемый Ильяс Гумерович! От всей души поздравляю Вас с юбилеем! Восхищаюсь Вашей энергии, смелости, широте взглядов, щедрости души! СОТО «Туган тел», газета «Бердэмлек», сайт, интереснейшие мероприятия во благо татарского народа- все это есть в Самаре благодаря Вам. У Вашего любимого детища — журнала «Самарские татары» славное настоящее и славное будущее, как и у единственного в Российской империи экономического журнала на татарском языке «Иктисад»(Самара, 1908-1913), потому что эти творения останутся в веках. Желаю Вам и Вашим близким крепкого здоровья, благополучия, оптимизма. Спасибо Вам за добрые дела.

  6. Ильяс Гумерович! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз!
    Сез искиткеч кеше! Ярдәмчел, кешелекле, абруйлы.
    Озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телибез!
    Барлык изге эшләрегез өчен әҗер-саваплар язылсын.
    Без Сезне яратабыз, ихтирам итәбез!

    Надеждино, Булатовка, Ст.Ключ авыллары халкы исеменән Киямов М.С.

  7. ИЛЬЯС ГОМЕРОВИЧКА! ТУГАН КӨНЕҢ, ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН ТӘБРИКЛИБЕЗ, ИСӘННЕК ҺӘМ УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ СИҢА ЯКЫННАРЫҢА. МОЛОДЕЦ ТАК ДЕРЖАТЬ ПОД ТВОИМ ЧУТКИМ РУКОВОДСТВОМ «БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ». МИҢНЕТАҺИР ШАКИР УЛЫ ГАИЛӘСЕ БЕЛӘН. САМАРА, 20.02.202ел.