Бер атнадан “Телсез күке” фильмының премьерасы булачак

news_46701“Мир” кинотеатрында Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән “Телсез күке” фильмының премьерасы булачак. Ә язын әлеге фильм Татарстан кинотеатрларында прокатка чыгачак.

“Телсез күке” 2024 елда төшерелде һәм Халыкара “Алтын мөнбәр” Казан фестивалендә Татарстан рәисенең махсус бүләгенә лаек булды.

Фильм Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемдәге пьесасы буенча төшерелгән һәм анда автор үзе дә бер роль уйный.

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова әлеге фильмда үзен беренче тапкыр актирса буларак сынап карады. Ул анда баш рольләрнең берсен башкара.

Фильмның премьерасы 27 февральдә кичке алтыда «Мир» кинотеатрында булачак.

matbugat.ru

Просмотров: 424

Комментирование запрещено