Сезне туган көнегез белән котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим.
Эшегезне уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Авылларыбызның киләчәге нәкъ Сезнең кебек фермерлар кулында. Шундый тырыш, уңган, җаваплы, эшлекле һәм җирдә нык басып торучы кешеләр булганда, салаларыбыз яшәячәк әле, дигән өмет сүнми. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм.
Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 274