Бәйрәмнең элеккеге кыйммәте кайтырмы?
23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм әле СССРда ук барлыкка килгән. Хәтерләвегезчә, ул вакытта ел саен 23 февраль — Совет армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә иде.
СССР таркалганнан соң, бәйрәмне БДБ илләрендә элеккегечә бәйрәм итә иделәр, тик ул инде рәсми булмаган рәвештә акрынлап бөтен ир-атлар көненә әверелде. Бу көнне хәрби хезмәткә кагылышы булганы да, булмаганы да үз бәйрәме дип саный башлады. Кызганыч, бәйрәмнең кадере үзгәрде, тормыш кыйммәтләре алышынды. Ә менә махсус хәрби операция башлану белән Ватанны саклаучылар көне яңадан үз кыйммәтен кайтарды.
Моннан 80 ел элек тә, хәзерге вакытта да Ватанны саклаучылар арасында милләттәшләребез күп. Кошки авылында туып-үскән Руслан Турсунов махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк илебез мәнфәгатьләрен якларга китә. 2009 — 2010 елларда армиядә хезмәт итеп кайткан егет, мобилизация буенча махсус операция зонасына килеп эләккәч, тормыш асылын тирәнрәк аңлый башлый, дөньяга карашы үзгәрә, ватанпәрвәрлек сүзенең никадәр мәгънәле булуына төшенә.
Руслан бик тыйнак кеше, үзе турында сөйләргә яратмый. Әңгәмә барышында гына аның яралануы турында белдем һәм сугышчан бүләкләре булуын аңладым. Әмма ул үзе моңа артык зур әһәмият бирми, аның өчен хәрби бурычын җиренә җиткереп эшләү мөһимрәк.
- Туган илне чын күңелеңнән яратасаң икән, аны шулай ук бөтен булмышың белән якларга да кирәк, — ди Руслан.
Яңа танышым ике ел эчендә икенче тапкыр гына кыска вакытлы ялга кайткан. «Коллективыбыз күпмилләтле булуына карамастан, бик тату яшибез. Яңа вазгыятькә тиз күндек. Безнең “хәрби гаилә”дә бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәү өстенлек ала.
Ротабызда 4 татар малае булганлыктан, бик нык дуслашып киткән идек. Кызганыч, берсе вафат булды, икенчесе хәбәрсез югалды, өченчесе госпитальдә дәвалана», — дип уфтана әңгәмәдәшем. Руслан сүзләренә караганда, батальон командованиесе дә солдатларга карата бик яхшы мөнәсәбәттә, үз бурычларын җиренә җиткереп эшләүче хәрби белгечләр. Азык-төлек, корал, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү дә бик әйбәт оештырылган.
- Без бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Өстәвенә волонтерлар да ярдәм итеп торалар. Сергиевск, Кләүле районнарыннан, Тольяттидан, «Самбат» оешмасыннан бик күп булышалар, гомумән, өлкәбезнең барлык районнарыннан да ярдәм даими килеп тора. Ул посылкаларда балалардан хатлар да бар. Сабыйлар безгә бик күп язалар, рәхмәт аларга. Хатлардагы ихлас теләкләр, матур рәсемнәр, шигырьләр күңелне җылыта, кәеф күтәрелә. Менә шушы хатлар балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли дә инде. Патриотизм — ул бит илеңне сугышта яклау гына түгел. Ул тирә-юнеңне чисталыкта тоту да, табигатеңне саклау да, олыларга карата ихтирамлы һәм ярдәмле булу да. Илеңә файдалы булу теләге шундый кечкенә генә адымнардан, бала чактан башлана,- ди ил сакчысы.
- Яшь буын кешеләренә нинди киңәш бирер идегез?
— Дөрес яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый – сәясәт бүген болай, иртәгә тегеләй. Шуңа күрә, ил чикләре сагына басарга әзер булу мөһим. Моның өчен физик яктан да, рухи яктан да көчле, белемле, дингә якын булырга кирәк. Кеше тышкы яктан динле булып күренмәсә дә, күңелендә ихлас ышану яшәргә тиеш. Иң авыр вакытларда барыбыз да чын күңелебездән Аллаһыга мөрәҗәгать итәбез. Сугышта хәтта атеист та Аллага ышана башлый, дигән әйтем бар. Бу чыннан да шулай. Кемдер намаз укый, кемдер башкача табына. Һәрхәлдә, кеше күңелендә ышаныч бар икән, димәк, аның күңеле чиста.
- Соңгы вакытта Трамп белән Путинның очрашуы турында күп сөйлиләр. Бу Украинада барган конфликтны хәл итүгә китерерме икән? Ике ил башлыгы сөйләшкәннән соң мәсьәлә уңай якка борылыр, дигән өмет бармы?
- Политика бик катлаулы нәрсә ул. Шуңа күрә кайсы моментта кая таба борыласын белеп булмый. Яхшы хәбәрләр ишетәсе килсә дә, Кушма Штатлар лидерына бик ышанып бетергә кирәкми, дип уйлыйм. Һәрхәлдә бу кан коешлар, югалтулар, кайгы-хәсрәтләр тәмамлансын иде, Җир йөзендә тынычлык урнашып, балалар тулы гаиләләрдә үссеннәр иде, — дип тәмамлады сүзен Руслан Турсунов.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА,
«Бердәмлек».
Просмотров: 1064