Ялгыз эскәмияләр

-QMw1MzFDY4Авылымның үткәннәрен уйлыйм,
Хәтер-хатирәләр яңартып.
Матур чагы чыкмый күңелемнән,
Бүгенгесен булмый яратып.

Гөрләп торды ул чак бар авыллар
Һәм шулай ук Яңа Ярмәгем.
Еллар үтеп, туган авылымның
Шулай үзгәрәсен белмәдем.

Кай тарафтан килде бу үзгәреш?
Кемнәр күрде аның файдасын?
Тик авыллар калды мескенлектә,
Инде белмим кая барасын.

Иген кырын басты чүп үләннәр,
Кирәкмәгән агач, куаклар.
Алтын башак үскән бу җирләрдә
Үсә хәзер шайтан таяклар.

Ниләр көтә икән авылымны?
Билгесезлек алда көткәне.
Бүгенгесен һич тә аңлап булмый,
Сагындыра бары үткәне.

Сагындыра кара төннән торып,
Фермаларга эшкә барулар.
Анда барып, малкайларны сыйлап,
Күбекләтеп сөтен савулар.

Сагындыра колхоз басулары,
Утау утап шунда йөрүләр.
Җәйге таңның сихри матурлыгын
Кыр түренә барып күрүләр.

Авыл эче кеше белән тулы,
Бала-чага уйный гөр килеп.
Кышлар җитеп, Сок сулары туңса,
Малайлары уйный шар тибеп.

Олыга да, кечегә дә эш бар,
Мал туары, ничә бакчасы…
Барысына да өлгер иде халкым,
Кичләр җитсә — клуб бинасы.

Кайберәүләр капка төпләрендә,
Җыелышкан күрше-күләннәр.
Хәл-әхвәлләр сорап, бер-берсеннән
Сөйләнелгән күргән-белгәннәр.

Бүген исә капка төпләре дә ялгыз,
Эскәмияләр дә ятим моңая.
Ак яулыгын ябынып ак әбиләр
Чыгып утырмыйлар шул аңа.

Атлар чабып үтми урамнардан,
Тугайларда алар кешнәми.
Тракторлар гөрелдәми кырда,
Кыр тутырып комбай эшләми.

Моңсу булып яши туган авылым…
Җан өрәсе аңа ничекләр?
Сылу кызлар үссен авылымда,
Егетләре лачын кебекләр.

Яшәтәсе иде авылларны,
Мөмкинлекләр бар бит илемдә.
Балалар да бәхет эзләп йөрмәс,
Яшәр иде туган җирендә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 434

Комментирование запрещено