Быел «Әлифба»га 60 ел була. Сәләй Вагыйзовның укучысы Раушания Шайнуровна ТАЛИПОВА шушы юбилейга багышлап, искиткеч шигырь язган.
Берүзем. Бер үзем. Юк, ялгышам,
Бүлмәм бар бит әле иптәшкә.
Бик борчылып китсәм, өстәлемә киләм,
Гомерлек дус бирде киңәшләр.
Бары уйлар гына йөгереп үтә,
Үткәннәрдән килеп бүгенгә.
Әсирлектә, сөргеннәрдә чакта
Ялгыз түгел идем бер көн дә.
Кырыемда илен яратучы,
Киләчәкне якты юраучы,
Өмет яшәртердәй көчле ирләр
Гомер буе булды юлаучы.
Шуңа кыен якты бу булмәдә,
Өмет шәме сүнеп барганда.
Өстәлем дә рухи канат бирми,
Авыр, авыр ялгыз калганда…
Булды вакыт: өстәл тулы язма,
Этажерка, шкаф, диваннар…
Хәтта ятаклар да кайчагында
Кирәк мәгълүмәткә тулганнар.
Мәш киләбез икәү — Рәмзия, мин,
Укучылар килеп өстәлә.
Берәр шигырь, рәсем, текстлары
Килеп ята тагын өстәлгә.
Шулай туды хыялымда йөргән
Татар «Әлифбасы» — ул кирәк!
Үткәнемә, бөтен тормышыма
Язмыш насыйп иткән зур бүләк.
Хәзер киләм шушы буш өстәлгә,
Ул сердәшем иде, киңәшчем.
«Әлифба»м бар, әмма ялгыз калдым,
Рәмзиям дә ташлап киткәчтен.
Яшәтә тик өмет hәм ышаныч,
Кала әманәтем — «Әлифба».
Ул яшәсә, мин дә яшим, димәк,
Ул яшәсә, яшәр халкым да.
Просмотров: 698
Нурания ханым Сәләй Вагыйзов турындагы һәр материалны бөртекләп җыеп бара, гәзитләрдә бастыра, музей фондын туктаусыз баета. Афәрин, Нурания ханым. Аллаһ тәгалә Сезгә әҗерен бирсен. Нинди зур эш башкарып киләсез!!!
Вацапта «Вагыйзов-Валитова укучылары » төркеме эшләп килә. Аларның иң яшенә 70 яшь. 80-90 яшьлекләр бик актив әле. Алар рәхәтләнеп аралашулар, истәлекләр язалар, яраткан остазлары турында сөйлиләр. Күбесе иҗат белән шөгыльләнә. Студентлар белән очраштыра быз. Алар үзләренең укытучылары турында искиткеч җылы итеп сөйлиләр. Ничек алар класска кергәннәр, ничек дәресне башлаганнар, барысын да җентекләп сөйлиләр. Чын педагог, укытучы турында гына шулай сөйләргә була.