26 февраля в Казани стартовал XIII Всероссийский сход предпринимателей татарских сел регионов Российской Федерации. В рамках схода прошли дискуссионные площадки, на которых участники смогли обсудить различные аспекты предпринимательства.
Одним из направлений работы площадок стало обсуждение темы “Татарская деревня: методы управления хозяйством, современные направления работы”. Модератором этой площадки выступил заместитель руководителя Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар – начальник комитета по работе с отделениями по РТ Ирек Шарипов.
Выступления начал доцент кафедры экономики и организации производства Института экономики Казанского государственного аграрного университета Ильгизар Гайнутдинов.Он рассказал на примере Республики Татарстан о роли сельского хозяйства в обеспечении экономической и социальной стабильности общества.
Далее начальник отдела науки, образования и инновационных технологий Минсельхозпрода РТ Алмаз Гамиров поделился информацией по реализации национальных проектов, направленных на достижение продовольственной безопасности Республики Татарстан.
Также здесь выступили опытные предприниматели из регионов РФ, которые поделились своим уникальным опытом и практическими советами по ведению бизнеса в условиях современности. Они рассказали о своих успехах и сложностях, с которыми им пришлось столкнуться, а также о том, как современные технологии и инновации могут помочь в развитии сельского хозяйства и других отраслей.
***
26 февраль көнне Казан шәһәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Быел чарада Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900дән артык катнашучы катнаша. Җыен кысаларында дискуссион мәйданчыклар оештырылды. Биредә катнашучылар эшмәкәрлекнең төрле аспектлары турында фикер алыша алдылар.
Мәйданчыкларның берсендә “Татар авылы: хуҗалык белән идарә итү алымнары, заманча эш юнәлешләре” темасы каралды. Әлеге мәйданчыкның модераторы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов билгеләнде.
Чыгышларны Казан дәүләт аграр университеты Икьтисад институтынын икьтисад hәм җитештеруне оештыру кафедрасы доценты Илгизәр Гайнетдинов башлады. Ул Татарстан Республикасы мисалында җәмгыятнең икьтисадый hәм социаль тотрыклылыгын тәэмин итүдә авыл хуҗалыгынын роле турында сөйләде.
Алга таба Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров Татарстан Республикасының азык-төлек иминлегенә ирешүгә юнәлдерелгән милли проектларны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат белән уртаклашты.
Шулай ук биредә регионнардан килгән тәҗрибәле эшмәкәрләр чыгыш ясады. Алар үзләренең уникаль тәҗрибәләре һәм заман шартларында бизнес алып бару буенча киңәшләре белән уртаклаштылар. Эшмәкәрләр заманча технологияләрнең авыл хуҗалыгын һәм башка тармакларны үстерүдә ничек ярдәм итә алуы турында фикерләрен җиткерделәр.
Просмотров: 461