Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ җитәкчелегендә 20ләп бала Казанда узган «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган дини-милли бәйгедә катнашып кайттылар.
«Гаилә» мәчетендә ХXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган дини-милли бәйге оештырылды. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру, милли тарихыбызны өйрәнергә чакыруга юнәлдерелде.
Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар үзәге ярдәме белән уздырылды.
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бәйгедә катнашучыларның барысын да бәйрәм белән котлады һәм: “Әлеге бәйгенең башында торучы Әлмирә апа Әдиятуллинаның урыннары җәннәттә булсын! Соңгы елларда бәйге уздырылмады, ләкин без аның дәвамы булырга тиеш дигән карарга килдек, балаларыбыз динебез нигезләрен, тарихыбызны белеп үссеннәр иде”, - диде.
Бәйгене оештырырга ярдәм иткән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрданов һәм Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит Фәизов та бәйгенең рухи һәм тарихи кыйммәтен билгеләп үттеләр.
Мәртәбәле кунаклар арасында танылган галим Хатыйп Миңнегулов, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, танылган журналист Вәсилә апа Рәхимова да бар иде.
ХXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесендә Казанның “Шамил” мәдрәсәсе, “Бишбалта”, “Ал таң”, “Казан нуры”, “Гаилә”, “Әхмәтзәки”, “Зәңгәр”, “Тәүфыйк”, “Өметлеләр” мәчетләре, «Белем нуры» бакчасы, Лаешның Усад авылындагы «Ихлас» мәчете, Нагорныйдагы «Иман нуры» мәчете, “Госмания” мәктәбе, Осиново мәчете, Биектауның «Бердәмлек» мәчете, Яшел Үзәннең «Гөлбакча» бакчасы һәм Тынычлык” мәчетләреннән 80нән артык бала катнашты. Самар өлкәсенең Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе Габдулла Мөхәммәткәрим әфәнде җитәкчелегендә Иске Ярмәк авылыннан 20ләп кеше килде.
Коръән Кәрим китабын оста итеп укучылар һәм сорауларга җавап бирүчеләр арасында Иске Ярмәк авылы мәсҗиде-мәдрәсәсе укучысы Кәримова Розалина булды.
Иске Ярмәк авылы мәсҗиде каршындагы мәдрәсәдә укучы балаларга (Кәримова Райана, Төхвәтшин Тимур, Билалов Тимур, Әбдрәхимов Адель һәм Азаль, Галиуллина Лиана, Чулпан авылыннан Вәлиәхмәтов Артур, Ганниев Әнвәр, Төхвәтшина Эльвира, Пулатханов Улугбек) «Кол Гали», «Кол Шәриф», «Ш.Мәрҗани», «Хөсәен Әмирхан», «Хөсәен Фәизханов», «Һади һәм Садри Максуди», «Каюм Насыйри», «Муса Бигиев», «Риза Фәхреддин», «Габдулла Тукай», «Акмулла», «Галимҗан Баруди», «Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар», «Мөхлисә Бубый», «Закир ишан Камалов-Чистави» һәм башка номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләргә — диплом һәм кыйммәтле бүләкләр, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чараны оештыручы барлык шәхесләргә, иганәчеләргә һәм Иске Ярмәк авылы мәсҗиде әһелләренә олуг рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Киләсе елларда да шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калам.
Иске Ярмәк авылы мәсҗиде каршындагы мәдрәсә мөгаллимәсе Зөһрә абыстай КӘРИМОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 560