«Ихсан» берләштерә

837j-f4HU_4Рамазанның соңгы көннәре «Ихсан» берләшмәсе әгъзалары өчен бик киеренке мохитта үтте. Бигрәк тә аның җитәкчесе Равил Фазлетдинов иңнәренә зур җаваплылык төште. Безнең газета бу оешма турында даими язып тора.

Мәсәлән, күптән түгел генә Самара егетләренең Донецк өлкәсенә сәфәр кылулары турында репортаж бастырган идек. Хәтерләсәгез, анда алар зур Республика ифтары уздыруга ирештеләр. Узган елны ихсанлылар беренче Самара өлкә ифтарын әзерләүдә һәм үткәрүдә бик актив катнашканнар иде. Гомумән, мөселман яшьләре берләшмәсе берничә ел рәттән өлкәбезнең төрле почмакларында массакүләм ифтар мәҗлесләре үткәреп киләләр.

Быел да волонтерлар Самарада, Большая Черниговка, Красный Яр, Хворостянка, Большая Глушица, Исаклы һәм Елховка районнарында ифтарлар уздырдылар. Аларның икесендә — Исаклы һәм Мулла авылларында узган иф-арларда миңа да катнашырга, үз күзләрем белән күрергә насыйп булды.

Ифтар мәҗлесләреннән тулы репортажны газетабызның 5 апрель санында укый аласыз.

g4NLj6yJpNE837j-f4HU_4

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 438

Комментирование запрещено