Февраль ахырында Самараның “Яктылык” МБОУ Школа «Яктылык» татар мәктәбендә “Әлифба” бәйрәме узды. Миңа ай башында ук директор Радик Газизов шалтыратып, бәйрәмгә чакырды. Кунакка буш кул белән барып булмый бит, нинди бүләк алып барыйм икән, дип уйланып йөри торгач, Әлифбаның “әти-әнисе” Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗева турында булган бар мәгълүматны бер альбомга туплап, “Яктылык”ка бүләк итәргә булдым.
Анда Әлифба авторларының фотоларын зурайтып, музейга килгән кунакларның, уллары Камилнең әти-әнисе турында язган истәлекләрен, укучыларының хатирәләрен, музей-йортыбызда узган чаралар турында газеталарда чыккан мәкаләләрне тупладым.
Дөресен әйткәндә, теләгем бик изге иде. Укучылар шушы бүләктән файдалансалар, туган сорауларына җаваплар тапсалар, сыйныф сәгатьләрендә куллансалар, авторларны туган көннәрендә искә алсалар, яхшы булыр иде…
Әлеге мәкалә «Бердәмлек»нең 5 апрель санында басылып чыкты. Тулысынча шул санда укый аласыз.
Нурания АБЗАЛОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 667
Бу альбом бик зур хезмәт. Мәктәп өчен нинди зур бүләк булган ул!!! Бөтен кеше музейга килеп тә бетә алмый. Ә монда никадәр әзер материал. Нурания Минсахиевна нинди генә методлардан кулланмый. Соклана торган!!! Респект!!! Зур уңышлар телибез Сезгә!!!