Очучының бәхете — туган җирдә

BbNFsdqahxsХөрмәтле авылдашыбызны - 35 ел очучы булып хезмәт иткән Рәҗгать  Гариф улы Фәретдиновны Авиация һәм космонавтика көне белән һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Очучы һавага күтәрелгәч, иксез-чиксез күктә очкычы белән икәүдән-икәү генә кала. Зәңгәр күк үзенең сихри матурлыгы белән ничек кенә тартып тормасын — ул бернәрсәгә дә таяныч була алмый. Биредә очучы үзенең осталыгы белән алдыра. Егет булырга тиеш ул!

Кыю, уңган очучы күккә менеп хезмәтен дә үти, исән-имин әйләнеп җиргә дә төшә. Һәм ничек кенә киеренке үтмәсен очыш, очучы күңеле тагын иреккә, тагын югарыга омтыла.

Очучы — халык арасында зур хөрмәткә лаек булган кеше. Яшь чагында күккә менергә кем генә хыялланмый соң?! Очучы булып хыялына ирешкән егет, биек күктә нинди генә авыр сынаулар үтәргә туры килсә дә, үзен бәхетле кешегә тиңли.

Максатчанлыгы, яхшы физик формада булуы, карарларны тиз кабул итә белүе һәм салкын акылы ярдәм иткәндер инде Рәҗгать Гариф улы Фәретдиновка 35 ел очучы булып хезмәт итәргә. Авылдашыбыз ЯК-18, АН-2, ИЛ-14, АН24, АН-26, АН-74, АН-12 маркалы очкычларны иярләгән. Кайларда гына очарга туры килмәгән аңа: Монголиядә, Суданда, Анголада.

Иксез-чиксез булып күренгән күккә менү хыялы мәктәптә туа. Бергә укыган дуслары да очучы булырга тели. Матур очкычларга утырып, зәңгәр күккә күтәрелү турында хыялланалар алар.

Очучы кешенең гомере, күп очракта, кыл өстендә булса да, ул хыялына ирешкән. Һәм әле нинди хыял диген! Очкычларны иярләп иксез-чиксез күккә күтәрелгән егет ул! Бүгенгесе көндә лаеклы ялга чыккан Рәҗгәт абыебыз, туган нигезен торгызып, Иске Ярмәктә гомер итә. Буш вакытта кырларга, урманнарга йөрергә ярата, җиләк-җимеш, гөмбә җыя, балык тота. Авыл тормышында да актив катнашырга өлгерә. Мәчеткә дә йөри, мәетләрне юып, соңгы юлга озатуда катнаша.

Шушындый зур һәм якты бәйрәме көнендә без юбилярга ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Теләкләребезнең иң мөһиме — сау-сәламәт булып, алдагы гомер елларында тормыш юллары иминлектә үтсен. Киләчәктә дә балаларының, оныкларының, кардәш-туганнарының шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, Сания апай белән тыныч гомер итсен.

Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп, 
Сиксән, туксан да тула.

Тәрбияле, тыйнак, уңган,
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.

Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Уен гына түгел яшең,
Син хәзер сиксәннәрдә.
Сокланыплар карарлык бар
Сиксәнгә җиткәннәргә!

Сәламәтлек, яңа ачышлар, чыдамлык, оптимизм, бәхет һәм уңышлар
теләп Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре.

BbNFsdqahxs

tCJLjmNXNLE

Безымянный59Безымянный5 Безымянный

 * * *

Хөрмәтле кеше

Авылыбызда хөрмәтле кеше — Рәҗгәт абый Фәретдинов,
Аны зурлап, мактап китсәк — бик күркәм булыр, дибез.
Яшьлегендә кыю булып, очучы һөнәрен сайлаган.
Гомер буе хезмәт итеп, аңа тугры ул калган.

35 ел гомерен бу эшкә багышлаган,
Россиянең очу отличнигы, дип зур исемне яулаган.
Чит илләргә кадәр очкан, нинди батыр йөрәкле…
Аллаһы мул итеп биргән аңа зирәклек, сәләтне.

Тормышында кайгы-хәсрәт, күп югалтулар күргән,
Аллаһыга буйсынып сабыр гына кичергән.
Хәзер инде дин юлында, аңа зур хезмәт куя,
Мәрхүмнәрне паклап, зурлап озатуда булыша.

Рәҗгәт абый, юбилеегыз котлы, мөбәрәк булсын!
Аллаһы исәнлек-саулык белән хәерле гомерләр бирсен!
Барлык уй-хыялларыгыз тормышка ашып торсын,
Озак еллар шатланышып яшәргә насыйп булсын.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Очучылар өстендә үтә дә зур җаваплылык ята

Просмотров: 545

Комментирование запрещено