27 мартта Камышлы авылында Давыдовлар өендә янгын чыга. Өй эчендә бу вакытта пенсионерлар Абдрәшид ага, жәмәгате Халисә апа һәм оныклары — 4 сыйныф укучысы Тимур була.
Бала 112 номеры буенча шалтыратырга өлгерә. Янгын сүндерү машинасы килеп җиткәнче ут өйне чорнап алган була инде. Пожарныйлар, ут ялкынын сүндереп, өйгә керсәләр, пластик белән төрелгән һәм пыскып яткан бүлмәләрдә тончыгып үлгән өч мәет табып алалар…
Иң кызганычы бала инде. Аллаһы Тәгалә юлында иде бит Тимур. Рамазан аенда әнисе белән кибеткә барып, тубәтәй сатып алганнар, тәравих намазларына йөргән, абзыйлары белән басып намаз укыган, ә янгын чыгар көн алдыннан Городок мәчете микрофоныннан «Әлвидаг» догасын моңлы итеп авыл өстенә яңгыраткан.
Ун яшьлек Тимур спортчы да иде, биатлон буенча беренче урыннарны алып, медальләргә ия булган иде. Ә ул көнне сәгать өчкә бала футбол уйнарга барырга тиеш булган, каһәр суккан янгын өч тулганда башланган.
Гомерең беткән булса, берни дә эшли алмыйсың, әй Раббым! Тимур Румиянең бердәнбер баласы иде бит, хәзер инде ялкынсыз утта яна ана. Нинди үкенечле ачы хәсрәт аңа — әтисе, әнисе, баласы бер көнне гүр иясе булдылар.
Мәетләрне җирләгән көнне бик күп халык килгән иде мәрхүмнәрне озатырга. Румиянең эш урыны булган хастаханәдән, мәктәптән, оешмалардан, төрле учрежденияләрдән, мәчет мәхәлләләренннән, волонтерлар җәмгыятеннән, туганнары, дуслары, күршеләре, тирә-як авыллардан кешеләр килгән иде. Акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә күп булды.
Самара, Камышлы, күрше авыллар мәчетләрендә мәрхүмнәр рухына Ясин, догалар укылды. Ярдәм кулы сузучыларга һәм зур кайгысын уртаклашкан, күмәргә булышкан кешеләргә Румия белән Раил бик тә рәхмәтле. Мондый кара кайгыйларны беркемгә дә күрергә язмасын иде.
Кемне язмый калган булсам, гафу үтенәм.
Җәмилә МИНГАЛИМОВА.
Просмотров: 781