Ветеран бабайны искә алып

NT1xlTku-nY

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына

Балыклы авылында гомер иткән Нәсыйх Әбделрәшит улы Гафуровны искә алып китим әле.  

Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…

Фатих Кәрим.

22нче июнь, 1941 ел. Кояшлы матур көнне канга туймас фашистлар безнең илгә басып керәләр. Аяусыз сугыш башлана… Ил өстенә кара кайгы килә…

Барлык халкым өчен дә рәхимсез, шыксыз көннәр башлана. Ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Халык үзара дус, бердәм булып эшли, яши…

Җину өчен һәр авырлыкны да үткәрә белгәннәр. Бала-чагалар, карт-корылар, яшь-үсмерләр — барысы да йән-фарман эшлиләр, көнне-төнгә ялгап. Кемдер кырда утау утый, кемдер — амбар табагында, кемдер фермада тырыша, кемдер урман кисә… Хатын-кызлар окоп казуда да булышалар. 

1418 көн ил өстендә сугыш дәвам итә. Бер генә гаиләне дә читләтеп үтми ул…

Менә, ниһаять, 1945 елның мае җитә. «Сугыш тәмамланган», — дигән хәбәр тарала. Исәннәр кайта башлыйлар.

Сугыштан соңгы елларда халыкның тормышы, көн күреше бик кыен, авыр була әле. Халык матур киләчәккә ышанып яши, һәммәсенә түзә. Әкрен генә авырлыклар артта кала, тормыш җайлана.

Тиздән без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәрбез. 9 май көне — безнең халык өчен иң кадерле һәм иң мөһим, данлыклы бәйрәм. Авыр сынау елларында әтиләребез, бабаларыбыз, ир-егетләребез, кыю хатын-кызларыбыз явыз дошманны җиңеп, Ватанның бәйсезлеген саклап калдылар.

Җиңүнең бәясе бик зур. Сугыш безнең халыкка күп сынаулар алып килде, яу кырында миллионнар ятып калды. Ә исән-сау туган якларына кайтканнар инде күптән безнең арабызда юклар инде. Искә алулар дога булып барсын.

Нәсыйх бабайны искә алып китим әле.  Гафуров Нәсыйх Әбделрәшит улы 1912 елның 11 декабрендә Балыклы авылында дөньяга аваз салган. Бик шук, үз дәрәҗәсен белә торган егет булып үсә ул. Бала чагы колхоз кырларында үтә. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Авылның чибәркәе белән кушылып, яшәп китәләр. Бер-бер артлы балалар туа, алар да кул арасына кереп, матур гына яшиләр.

Менә 1941нче ел килеп җитә. Фин сугышыннан кайткан Нәсыйх бабай кабат фронтка китә. Украина җирләрендә 3 составка эләгә, бар көчен аямыйча сугыша ул. 

1943 елда каты яралана: Воронеж тирәсендә сугышканда күкрәгенә пуля эләгә. Озак кына дәваланганнан соң, туган авылына кайтып җитә.

Бик күп медальләр белән бүләкләнгән ветеран байтак еллар туган авылында бригадир булып эшли, ә пенсиягә чыккач, атлар үрчетүдә ярдәм итә. Аларның Нәсибә әби белән биш балалары туып-үсә. Барысы да гаиләлеләр, йорт-җирләр корып тормыш итәләр.

1984 елның 21 февралендә бабабыз вафат була, әби дә күптән юк инде…

Дөньяда сугышлар бетсен, күктәге кояшны аяусыз сугыш сөреме капламасын, кояшның җылысы сүрелмәсен иде. Тыныч тормышның кадерен белеп, тәмен татып, канәгать булып, булганына шөкер итеп яшик. Батырларыбызны онымыйк, алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Әбием Рузалия ГАФУРОВА истәлекләре буенча язылды.
Айлина ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 418

Комментирование запрещено