Стартовала XII Международная олимпиада по татарскому языку / Казанда татар теленнән XII Халыкара олимпиада башланды

28_n2406071_big14 апреля в Казани началась XII Международная олимпиада по татарскому языку, проходящая в рамках государственной программы Татарстана по поддержке национальных языков и культур. Об этом сообщает Министерство образования РТ.

В этом году участие в олимпиаде принимают более 500 школьников из 28 регионов России, а также гости из Казахстана, Турции, Киргизии и Азербайджана.

Участники соревнуются в трех номинациях:

– Письменный этап: тесты по лингвистике, татарской литературе и истории;

– Устный конкурс: демонстрация навыков живой речи, артистизм и красноречие;

– Проектная работа: представление научных и творческих проектов на темы, связанные с историей, культурой и героическим наследием татарского народа.

Олимпиада продлится до 17 апреля и завершится церемонией награждения в Поволжском университете физической культуры, спорта и туризма.

Главная цель мероприятия – сохранить и популяризировать татарский язык, формируя у молодежи чувство национальной гордости и интерес к культурным корням.

tatar-inform.ru

***

14 апрельдә Казанда татар теленнән XII Халыкара олимпиада башланды. Бу Татарстанның милли телләргә һәм мәдәниятләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында уза, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан кунаклар катнаша.

Катнашучылар өч номинациядә көч сынаша:

– Язма этап: лингвистика, татар әдәбияты һәм тарихы буенча тестлар;

– Сөйләм бәйгесе: тере сөйләм, артистизм һәм матур сөйләм күнекмәләрен күрсәтү;

– Проект эше: татар халкы тарихы, мәдәнияте һәм каһарманлык мирасы белән бәйле темаларга фәнни һәм иҗади проектлар тәкъдим итү.

Олимпиада 17 апрельгә кадәр дәвам итә һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә бүләкләү тантанасы белән төгәлләнәчәк.

Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм популярлаштыру, яшьләрдә милли горурлык хисе һәм мәдәни тамырларга кызыксыну булдыру.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 508

Комментирование запрещено