21 мартта Похвистнево районының Большой Толкай авылы мәдәният йортында «Истории о Великой стране» фестиваленең 1 этабы узды.
Ватанны саклаучылар елына багышланган чараны төньяк-көнчыгыш округының халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге оештырган иде. Шул ук көнне биредә узган “Ачык ишекләр көне” кысаларында социаль ярдәм алучылар “Русский марш” дип аталган бию белән чыгыш ясадылар. Нәтиҗәсе көттермәде, биючеләргә кушылырга теләк белдерүчеләр табылды. Бу оештыручылар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Ишекләребез барысы өчен дә ачык, дип, колач җәеп каршы алдылар.
Фестивальдә барлыгы биш район – Похвистнево шәһәре һәм районы, Исаклы, Кләүле һәм безнең Камышлы районы социаль ярдәм күрсәтү үзәге активистлары катнашты. Без З. Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” спектакленнән өзек күрсәттек. Аны рус теленә күчерергә театрыбыз режиссеры Айсылу Камалетдинова ярдәм итте. Ул үзе һәм үзешчән артистларыбыз Жәмилә Минегалимова, Рәмзия Әсәдуллина, Гөлйөзем Фазлыәхмәтова, Әлфия Субботина һәм Фәгыйлә Алексеева бик бирелеп уйнадылар, чөнки эчтәлеге бигрәк тә үзәкләрне өзәрлек иде бит. Нәкъ менә әбиләребез сөйләгән хәлләр тасвирлана анда.
Бу пьеса белән таныш булмаган яшьләр өчен кыскача эчтәлеген сөйләп үтмичә булмас. Күз алдыгызга китерегез: Ульяновскида озак кына резервта торган солдатларны сугышка җибәрәләр. Авыл почтасына Абдулла исемле сугышчы шалтыратып, шундый-шундый вакытта Бөгелмә станциясе аша узачакбыз, хатыннарыбыз килсеннәр, бәлки күрешеп булмасмы, дип шалтырата, ашарга алып килүләрен сорала.
Әлбәттә, хатыннар җыелышып, төеннәрен төйнәп, бер арбага төялеп юлга чыгалар. Ара ерак, 60 чакрым, ә бригадир ат бирми – кызу урак өсте бит.
Без тәкъдим иткән өзектә хатыннарның юлга чыгуы күрсәтелә. Кайдандыр хатыннар арба табып алалар да, төеннәрен төяп, ат урынына җигелеп, юлга җыеналар. Икесе тәртәгә җигелә, икесе ике яктан төртеп бара, ә мин, аксак Рәйхан ролендә уйнаучы, арттан этеп барам. Еларлык музыка астына сәхнәгә чыккач, халык аһ итте. Шул минутта бишек яшендәге баласын күтәргән Рәмзия йөгереп чыкты, соңгара язганмын дия-дия артыбыздан иярде. Бисмиллаларыбызны әйтеп, тәвәккәлләдек.
Барып җиткәндә арыдык, чишмә буена ял итәргә туктадык. Хатыннар юынып, өс башларын тәртипкә китерделәр. Ә мин арбада утырам, аягым авырта, янәдә. Бераз ял иткәч, вакыт бар әле дип җырлашып, биешеп тә алдылар. Берсе улы фронттан язган хатны укыды.
Менә еракта паравоз тавышы ишетелде. Хатыннар, төеннәрен эләктереп, станцага таба йөгерделәр, авыр булгач, әйберләрен ташлап ук калдырдылар. Ә минем героем, аягы авырту сәбәпле, егылып елап калды…
Тамашачыларга безнең өзек бик ошаган, булса кирәк, озак алкышладылар. Бу бит тормыштан алынган күренеш. Сугыш чорында күпме кичергән безнең халык! Хәзер дә Курск өлкәсендә бандерачылар ерткычлыкларын күрсәтәләр. Менә шундый сугышлар кабатланмасын өчен әлеге фестиваль кебек чаралар аркылы үткән михнәтләрне 80 елдан соң да, 180 елдан соң да искә төшереп торырга тиешбез.
Жәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 487