Бәхет тели кеше, бәхет көтә,
Бәхет эзли бала чактан ук…
Бәхет икән — ул, картлык килгәч,
Әйтә алсаң шатланып: «Мин бәхетле», дип.
Нинди мәгънәле, матур шигырь юллары. Дөрестән дә шулай бит ул. Яшь чакта барыбыз да матур, йөгереп йөрибез, шаярабыз-көләбез, бәхет кочагында йөзәбез. Яшь чак — дәртле чак, ни кылансаң да, килешә. Ә картайгач…
Минем бүгенге язмам герое Фәния апа Вәлиәхмәтова шатланып, «Мин бәхетле» диеп горурланып әйтерлек. Ләкин тулы бәхет белән яшәр өчен күпме сикәлтәле юллар үтәргә, гомер буе көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә аңа.
Фәния апа 1940 елны Яңа Ярмәк авылында дөньяга килә. 1941 елны илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Язмам героеның әтисен, Шаһит аганы, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Майҗамал апа кечкенә кызы белән ялгыз утырып кала.
Сугыш вакытында Майҗамал апа көне-төне колхозда эшли, кызын да үзе белән эшкә йөретә. Йортта да тавык та чүпләп бетермәслек эш: утын әзерлисе, печән чабасы, бакча чәчеп, утап, уңышны җыеп аласы. Майҗамал апа бер көнне дә калдырмый, көндезләрен эшкә йөри, төннәрен фронтка җибәрергә бияләй-оекбашлар бәйли. Дошманны җинәр өчен бар халык та күтәрелгәндә, ничек инде тынычлап утырасың ди?! Бик авыр гына тормыш дәвам итә…
Ниһаять, шатлыклы көннәр дә җитә: сугыш тәмамлана!.. Гаилә башлыгы да исән-сау әйләнеп кайта!
Сугыштан соң Фәния апаның энеләре дөньяга килә: Рәсих (ул гомер буе Кләүле станциясендә комбикорм заводы җитәкчесе булып эшләгән, мәңгелек йортка күчкәненә дә байтак еллар инде) һәм Рафаэль абыйлар.
Сугыштан соңгы еллар бик авыр булса да, әкрен генә тормыш җайлана. Фәния апа кул арасына бик яшьли керә. Доярка булып эшли ул. Уңган-булган кызны тракторчы егет Яниәхмәт абый күзәтеп йөри. Яшь чак, дәртле чак. Яз җитү белән яшьләр кичке уеннарга чыга башлыйлар. Шул кичләрнең берсендә Яниәхмәт абый Фәния апага тәкъдим ясый.
Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Җир йөзендә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга, оя корырга килгәнбез. 1958 елны Фәния апа белән Яниәхмәт абый туйлар ясап, гаилә учагы торгызып җибәрәләр. Кечкенә генә, ике тәрәзәле өйдә башланып китә аларның уртак тормышлары. Бер-берсен аңлап, сөөп-сөелеп яшиләр алар.
Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре: Нурсәхи, Наил, Флера дөньяга аваз салалар. Ата-ананың шатлыгының иге-чиге булмый. Дөнья булгач, төрлесе булгандыр. Тик Вәлиәхмәтовлар сабыр булып, гаилә учагын сүндермиләр, авырлыкларны бергә җиңеп яшиләр. Зур, иркен-иркен өйләр корганнар, каралты-кура булдырганнар. Яниәхмәт ага гомер буе тракторда, ә буш вакытларында тезелештә эшләгән. Фәния апа сыер да сауган, мәктәптә пешекче булып та, клуб мөдире булып та эшләгән. Кыр хәтле идәннәрен мунчала белән ышкып юа иде, басарга да чиркангыч иде, чип-чиста бит. Моннан тыш, колхозда утауга йөрүләре. Аның хезмәт юлларының уңышлары турында мактау хатлары, медальләре сөйли. Ул — хөзмәт ветераны да!..
Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә балалар да, ата-ана үрнәгендә, эшкә батыр, тәртипле булып үсәләр. Нурсәхи кечкенәдән тимер-томыр белән җенләнә, гел әтисе тирәсендә урала. Бүгенгесе көндә ул әнисенең терәге булып, төп йортта яши.
Фәния апа югалту ачысы да күргән. Пар канатын мәңгелеккә югалткан, улы Наилен. Сыңар канат булып калу үзе бер кайгы булса, балаңны югалту — хәсрәтләрнең дә иң ачысы, үзәк өзердәе. Моны инде үз башыннан кичергәннәр генә анлыйдыр…
Фермада эшләгән елларын сагынып искә ала язмам герое:
- И-и, кызым, ул елларны фермада эшләүләрнең авырлыгын белсәң! Кул белән дистәләгән сыер савабыз, бармаклар оеп бетә иде, — ди. — Тик кешедән калышасы килми бит, тырышасың. Сыерлар да сөтне күп бирә иде, ризык әйбәт, сыйфатлы. Хәзер искә алып утырам да, авыр булса да, күңелле иде эштә. Хәзер менә олыгайдык, җир җимертеп эшләргә көч тә калмады, дәрман да”.
Юк, әле бу сүзләр бик үк дөрескә туры килми, Фәния апа әле һаман җир җимертеп эшләп йөри. Бакчасында мәш килә, өйләре дә гөлт итеп тора аның. Каз-үрдәк, тавык та асрый, аш-су остасы да ул. Ул пешергән коймаклар авызда эреп тора, ачы коймаклар, каз мае белән, эххх! Йортлары да бик матур итеп эшләнгән, чип-чиста. Кем килсә дә, тәм-томнар белән чәй эчермичә җибәрми. Өйне тутырып гөлләр үстерә. Бакчасында аллы-гөлле чәчәкләре.
Кызы да үзе кебек уңган-булган, белдекле, кешелекле. Флера гаиләсе белән Исаклыда яши, атна саен әнисенең хәлен белергә кайтмыйча калмый. Бәйрәм чаралары булса, яисә солдатларыбызга сетка үрергә дисәң дә элгерә. Молодец, иркәм Флера.
Фәния апа балалары, оныклары тормышына, бәхетләренә куанып яши. Чыннан да, бәхетле әни, бәхетле әби ул.
Фәния апабызга бу көннәрдә 85 яшь тула. Аны чын кунелдән олы юбилее, гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балаларыңның, оныкларыңның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп, кайгы-хәсрәт күрми, яшә дә, яшә әле син, уңган-булган апабыз.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Сызламасын аяк-кулларың.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер юлларың! Амин.
Рузалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 702
Тәбрикләүләргә кушылаыз, Фәния апа! Чын уңган- булган апабыз. Ә коймакларыыыы… телеңне йотарлык. Хәерле гомер телибез! Сау- сәламәт булып, гелдәгечә балаларыңның, оныкларыңның мәхәббәтенә төренеп яшә әле, Фәния апа.
Авторга да, басмага да рәхмәт.