В Казани прошел «День татарского костюма» / Казанда “Татар милли киеме” көне узды

DSC_9663Вечером 19-й дня месяца Шавваль (17 апреля) в Казани прошел «День татарского костюма». Мероприятие организовано с целью сохранения и популяризации национального стиля одежды в современном мире. Организаторами стали Отдел по работе с женщинами ДУМ РТ и Союз мусульманок РТ, которые собрали мастериц, абыстаев и дизайнеров в области татарского национального костюма со всего Татарстана – всего 140 человек.

Вечер начался с чтения Куръана в исполнени Муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина. Затем он рассказал вагаз о предписаниях относительно одежды в Куръане и Сунне, подчеркнув, что ношение хиджаба является обязательным для всех мусульманок. Хазрат напомнил слова Аллаха в суре «Аль-Аграф»: «О потомки Адама! Мы ниспослали вам одежду для прикрытия вашей наготы и (для) украшения. Однако одежда богобоязненности (вера, страх перед Аллахом, хорошая нравственность) – наилучшая! Это (ниспослание одежды) одно из знамений Аллаха, чтобы они (люди) приняли наставление». Из этого аята следует, что одежда является украшением для мусульманина и должна напоминать встречным людям об Аллахе, иными словами, одежда – это своего рода дагват. Муфтий также напомнил, что хиджаб является обязательным для женщин и своего рода джихадом, т.е. воспитанием своего внутреннего духовного мира.  

Далее Камиль хазрат озвучил известную фразу, которую относят Шигабутдину Марджани: «Есть три вещи, которые хоть и не являются частью религии, но сохраняют религию. Это – национальный язык, национальные традиции и национальная одежда». Камиль хазрат подчеркнул, что мероприятия, направленные на сохранение и популяризацию национальной одежды очень важны. 

На вечере также выступила руководитель отдела по работе с женщинами ДУМ РТ и Союз мусульманок РТ, идейный вдохновитель мероприятия Наиля ханым Жиганшина, которая рассказала о традициях и современности татарского костюма. 

Далее программа «Дня татарского костюма» продолжилась выступлениями дизайнеров татарского стиля одежды и обсуждением влияния традиционного татарского костюма на современную моду; а также выступлениями носительниц татарского костюма – абыстаев Татарстана и демонстрацией традиционных татарских костюмов.

dumrt.ru

***

Кичен – Шәүвәл аеның 19 нчы көнендә (17 апрель) – Казанда «Татар милли киеме көне» узды. Аны оештыруның максаты – бүгенге көндә милли кием стилен саклау һәм популярлаштыру. Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР Мөслимәләр берлеге оештырган чарага бөтен Татарстаннан кул осталары, абыстайлар, татар милли киеме өлкәсендә эшләүче дизайнерлар – барлыгы 140 кеше җыелды.

Кичә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның Коръән укуыннан башланып китте. Аннан соң ул киемнең Коръән һәм сөннәттә килгән хөкемнәре белән таныштырды, мөслимәләргә хиҗаб киюнең мәҗбүрилеген, ягъни фарыз гамәл икәнлеген  ассызыклады. Хәзрәт Аллаһның “Әл-Әгъраф” сүрәсендәге “И, Адәм балалары! Без сезгә гаурәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм (бизәнер өчен) зиннәт иңдердек. Тәкъвалык киеме моннан (бизәкле киемнәрдән) яхшырак. Бу (киемнәрнең иңдерелүе) Аллаһның билгеләреннән, –  бәлки, алар уйлап карарлар” дигән сүзләрен искә төшерде. Бу аятьтән киемнең мөселманнар өчен зиннәт булуы һәм башка кешеләргә Аллаһ турында искә төшереп торырга тиешлеге аңлашыла. Башка сүзләр белән әйткәндә, кием үзенә күрә бер дәгъват булып тора. Мөфти шулай ук хиҗабның хатын-кызлар өчен мәҗбүрилеген һәм үзенә күрә бер җиһад булуын, ягъни үзеңнең эчке дөньяңны тәрбияләү икәнлеген искәртте.

Аннан соң Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанинең “Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли гореф, милли тел һәм милли кием” дигән популяр гыйбарәсен яңгыратты. Мөфти милли киемне саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Шулай ук кичәдә Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге башлыгы һәм ТР Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина чыгыш ясады, ул татар милли киеме традицияләре һәм заманчалык турында сөйләде.

Алга таба программа татар кием стиле дизайнерлары чыгышлары һәм традицион татар милли киеме дизайнерлары чыгышлары һәм аның заманча модага йогынтысы турында фикер алышу, шулай ук татар милли киемен үз итүче хатын-кызлар –Татарстан абыстайлары чыгышлары һәм традицион татар милли костюмнарын күрсәтү белән дәвам итте.

dumrt.ru

Просмотров: 382

Комментирование запрещено