«Кеше китә – җыры кала» телесериалы 28 апрельдән күрсәтелә башлый

be11907f7b17d70dcf76792ec3e2479a«Кеше китә – җыры кала» телесериалы 28 апрельдән ТНВ каналында күрсәтелә башлый. Социаль челтәрләрдә аның тизеры чыкты.

Телесериалның режиссеры – Александр Далматов. Баш оператор – Максим Самсонов. Рәссамнар - Булат ГыйльвановСәлимә Аскарова. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Башкарма продюсерлар – «Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчеләре Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

Сериалда төп рольләрне Илсур ХәертдиновЛәйсән ӘхмәдиеваИлтөзәр МөхәммәтгалиевЛәйсән РәхимоваЭмиль ТалиповОлег ФазылҗановЗөфәр Харисов һәм башкалар башкарган. Проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнашкан.

  • «Кеше китә – җыры кала» сериалы Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы заказы белән төшерелгән. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнгән.
  • «Кеше китә – җыры кала» сериалында вакыйгалар 1930-1960 елларда Кара Чыршы авылында бара һәм берничә буынның язмышы күрсәтелә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 606

Комментирование запрещено