Өйрәнгән җирдә калмас

j7vJbiXVd_oУку елы азагына якынлашып килә, димәк, 9 һәм 11 сыйныф укучылары мәш килеп дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнәләр, ә “Яктылык” мәктәбенең 4 – 6 сыйныф укучылары бу атнада үзләренең иң беренче имтиханнарын тапшырдылар инде.

“Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” һәм “Татар теле һәм әдәбияты” фәннәрен берләштергән имтиханга укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр. Һәр бала “Ислам дине Россиядә”, “Өлкәннәргә мөнәсәбәт”, “Дини бәйрәмнәр”, “Ислам сәнгате” кебек һәм башка темаларга язылган проект эшләре ясап, мөхтәрәм ко-миссиягә тәкъдим иттеләр, “Татар теле һәм әдәбияты” билетлары сорауларына җавап бирделәр. Сораулар туган тел, кешелеклелек, әдәп, намуслылык, спорт темаларына, башкалабыз Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендәге истәлекле урыннарга, милли әкиятләребезгә, татар халык авыз иҗатына багышланган иде.

- Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре”, “Татар теле һәм әдәбияты” фәннәре буенча уку елына йомгак ясауны быел менә беренче тапкыр шундый имтихан формасында үткәрергә булдык. Алдагы елларда укыган укучылардан сорашып-белешеп, үрнәк алып әзерләнергә мөмкинлекләре булмаса да, балаларның бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтәсем килә, — дип сөйли мәктәп директоры Радик Газизов. – Имтиханга килгәндә, комиссия, аудитория алдында чыгыш ясау укучыларга кыюсызлык, дулкынлану кебек факторлардан арынырга, үз-үзенә ышану хисләрен куәтләргә, ораторлык осталыкларын үстерергә ярдәм итәчәк, үз фикерләрен тамашачыга җиткерергә өйрәтәчәк. Моннан тыш, проект эшләре тулысынча татар телендә эшләнә һәм тәкъдим ителә. Бу бит инде туган тел буенча өстәмә практика. Шул рәвешле балаларның сүз байлыгы арта, телләре шомара, — ди җитәкче.

Сүз уңаеннан, быел татар теленнән имтиханны 2нче сыйныф укучылары да бирәчәк. Билгеле инде, алар өчен сынау гадиләштерелгән формада узачак.

Габдулла Тукай бу уңайдан бик дөрес сүзләр язып калдырган:

…Тырыш яшьләй, зурайгач  җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 619

Комментирование запрещено