27 апрельдә Иске Ярмәк авылында яшәүче шагыйрәгә, хезмәт ветеранына, “Язлар моңы”, “Якты хыял бүләге”, “Гомерләр балкышы”, “Яшәргә әле, яшәргә” шигъри җыентыклар авторына — Гөлсем апай ХӨББӘТОВАга 75 яшь тула. Шушы уңайдан иҗаты белән шатландырып торган апабызны олы юбилее белән котлап, рәхмәт хисләрен җиткерәсебез килә.
Гөлсем апабызның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын аның тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур гөлләр белән ямьле җәйне хәтерләтә. Һәрвакыт матурлыкка омтылган күңеле кул эшләрендә дә дәва таба сыман. Аның күңел җылысы белән бизәлгән кулъяулыклар, сөлгеләр, алъяпкычлар өй түрен күркәмләтеп тора.
Һәрвакыт көчле рухлы булган апабыз бүген дә ярдәмләшеп, тормыш серләренә өйрәтеп, очрашуларда тәбигатькә, яшәешкә карата багышланган җырлары, шигырләре белән куандырып тора. Моң дөньясының телендә боегып утырмаска өнди, бернигә дә карамый, тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да хәрәкәттә булып яшәү — үзе бәхет, икәнен аңлата.
Шундый уңган апабыз лаеклы ялда булса да, авыл тормышы белән кызыксынып, кайнап яши. Авылыбызда яхшы якка үзгәреш бар икән — берсен дә игътибарсыз калдырмый, шигырь юлларына тезә. Безгә атап язганнары да бик күп. Без аларның һәрберсен кадерле ядъкәр итеп саклыйбыз, чөнки ул хатлардан күпме күңел җылылыгы бөркелә.
Шушы көннәрдә көчле рухлы, нечкә күңелле апабызның “Яшәргә дә әле, яшәргә” дигән дүртенче китабы дөнья күрде. Бу шигъри җыентыкта Гөлсем апабыз әхлак темасын да, Ходайга мөрәҗәгать итүне дә, ата-анага хөрмәтне дә, гаделлеккә омтылышны да, гаилә һәм әти-әни бәхете темаларын да чагылдыра. Иҗат бернинди чикләүләр белми. Вакыт азлыгына да, эш күплегенә дә карамыйча, күңелдә бөреләнгән шигырьләр дәфтәр битләренә төшә дә, төшә…
Үзешчән шагыйрәбезнең — Гөлсем апабызның күңел хәзинәсе мул, тирән һәм үзенчәлекле. Аның шигырьләрендә бүгенге тормышыбызның бөтен яклары, фикер йөртү сәләтен уятып, сискәндереп җибәрердәй матур мисаллар белән, якты яктан гына ачыла. Аның геройлары матурлык дөньясында яши: әти-әнисен, туганнарын, тирә-юньдәгеләрне ярата, хөрмәт итә, табигать күренешләре белән хозурлана. Бик күп шигырьләрендә табигатьнең гүзәл, серле, мәңгелек сүрәте тирән хис белән, чиксез ярату, горурлык белән язылган, сүрәтләнгән.
Кешеләргә күңел яктылыгы өләшүче, кадерле Гөлсем апабыз! Сине чын күңелебездән туган көнең-юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗат чишмәң саекмавын телибез! Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш табып, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, Гөлсем апабыз.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп,
Яшәвеңне генә телибез.
75 яшь… Артта озын юллар…
Шатлык, сагышлары да булгандыр…
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсең гомер йомгагын.
Безнең өчен маяк булып тора
Синең үткән гомер юллары.
Тормыш кичкән чакта сабыр булып,
Сыгылмыйча җилгә, давылга,
Синең түземлеккә сокланмаган
Берәү дә юктыр безнең арада.
Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши,
Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.
Җаны изге, күңеле нечкә, нәфис апабызга
Бүген безнең башлар иелә.
Иң изге теләкләр белән социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 452