Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!
Сез озак еллар Тупли авылы мәктәбендә укытучы булып та эшләдегез, безгә физика дәресләрен укыттыгыз. Хәләл җефетегез Зөлфирә апа алгебра һәм геометрия фәннәренең әһәмиятен төшендерде, безнең сыйныфны җитәкләде. Бүгенге көндә Сез, Наил хәзрәтебез, динебез юлыннан тайпылмыйча, авылдашларыбызга ярдәмчел булып яшисез. Дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз.
Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын һәм хөрмәтле Зөлфирә апабыз белән тигез гомер итәргә, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен үзегезгә.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 3689