Истәлекләр язын чәчәк ата

Co3RP-JiB4MСабирҗан һәм Мөслимә Хәйровларның бергә гомер итүләренә — 60 ел!

Бүгенге язмам геройлары Татар Байтуганы авылында яшәүче Сабирҗан һәм Мөслимә Хәйровлар күңелләрендә бу яз аеруча истә калачак. Аларның парлы гомеренә 24 апрельдә 60 ел тула.

Мин бик еш булам бу гаиләдә, чөнки Сабирҗан абыйның әтисе белән минем бабай бертуганнар, әти-әнидән калган туганлык җепләре дәвамлы була. Менә бүген дә мин аларда кунакта. Үткән тормышлары турында артык күп сораулар яудыра башлагач, геройларым сизенделәр бугай, шулай да сер бирмәделәр, тыйнак кына елмаеп, истәлекләргә бирелделәр.

… Әнием һәрвакыт, Мөслимәне әбисе үстерде, дип әйтә иде. Минекамал апайның урыны җәннәттә булсын, 2,5 яшендә ятим калган оныгына күңеленең бар җылысын биреп, кечкенәдән догалар өйрәтеп үстерде. Сугыш башлангач, Мөслимәнең әнисе Минҗиһан Мәскәүдә заводта эшли. Шунда Ульяновск егете Галимҗан белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Яшь килен балага узгач, ире аны авылына кайтарырга мәҗбүр була. Минҗиһан бәби тапканнан соң авырып китә һәм вафат була. Әтисе кызын алып китәргә теләсә дә, Минекамал әбисе риза булмый, ике ятим оныгы — Мөслимә һәм сугыш кырында ятып калган улы Исмәгыйльнең улы Дәрҗеман аның ике юанычы булып кала. Сугыш еллары, ачлык-ялангачлык. Мөс¬лимәнең әтисе башка гаилә белән яшәсә дә, кызы белән элемтәне өзми. Мөслимә 2нче сыйныфны тәмамлаганнан соң әтисе кызын кунакка алып китә.

Мәкаләне газетабызның 14 санында укыгыз.

 Нурания АБЗАЛОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 772

Один комментарий

  1. ПОМНЮ ЧУДЕСНУЮ КОМСОМОЛЬСКУЮ СВАДЬБУ ЗАМЕЧАТЕЛЬНОЙ МОЛОДОЙ ПАРЫ САБИРЖАН АБЫ И МУСЛИМЯ АПА ХАЙРОВЫХ! ДАЛЕКИЙ 1965 ГОД! ПРОШЛЫЙ ВЕК! КОМСОМОЛЬСКУЮ СВАДЬБУ ПРОВЕЛИ В КЛУБЕ СЕЛА ТАТАРСКИЙ БАЙТУГАН! СТОЛЬКО БЫЛО МНОГО ГОСТЕЙ! А НАС В БЕЛОСНЕЖНЫХ БЛУЗКАХ В ЧЕРНЫХ ЮБОЧКАХ С РУБИНОВО — КРАСНЫМИ ГАЛСТУКАМИ ПО ПАРЕ ПОСТАВИЛИ В ПОЧЕТНЫЙ КАРАУЛ ВСТРЕЧАТЬ ГОСТЕЙ! ОЧЕНЬ БЫЛО ВЕСЕЛО! нАДАРИЛИ ЗАМЕЧАТЕЛЬНЫЙ САМОВАР! А ЕЩЕ ПРЕМНОГО ПОДАРКОВ! А МНЕ БОЛЬНО ЗАПОМНИЛСЯ ОГРОМНЫЙ ПОДАРОК ЗАВЕРНУТЫЙ В СТО ГАЗЕТ И ПОКА МОЛОДЫЕ ОТВАРАЧИВАЛИ СТО ГАЗЕТ И ГОСТИ С ТАКИМ НЕТЕРПЕНИЕМ И СМЕХОМ ЖДАЛИ ПОДАРОК ПРОШЛО БОЛЬШЕ ПОЛ ЧАСА! А ТАМ ОКАЗАЛОСЬ РУКОДЕЛЬНАЯ МАЛЕНЬКАЯ ЗЫБЬКА В СПИЧЕЧНЫЙ КОРОБОК И ЧУДЕСНАЯ ДЮЙМОВОЧКА МАЛЮТКА ЗАВЕРНУТАЯ В ТЕПЛОЕ ОДЕАЛЬЦЕ! ЭТО ДЕЙСТВИТЕЛЬНО БЫЛ ЧУДЕСНЫЙ ПОДАРОК! вСЕМ ПОДАРКАМ — ПОДАРОК!ВОТ ПРОШЛО ШЕСТЬДЕСЯТ ДОЛГИХ ЛЕТ А Я ПОМНЮ КОМСОМОЛЬСКУЮ СВАДЬБУ ХАЙРОВЫХ КАК СЕГОДНЯ! С ШЕСТИДЕСТИЛЕТИЕМ СВАДЬБЫ! РАДОСТИ ВАМ И СЧАСТЬЯ!