Бөек ефәк юлы турында күп сөйләнсә дә, аның тарихы әлегәчә тирән серләр саклый. Мәсәлән, Самар Җәясен алсак та, ул заманында Кытайдан Балтика диңгезенә кадәр сузылган кәрван юлы һәм Ираннан Төньяк диңгезгә кадәр җиткән елга сәүдә юллары кисешкән җир булган.
Монда дөнья күләмендә дан казанган Кәрван сарайлары, Ага-базарлары гөрләп торган шәһәрләр дә булган. Гомүмән, дөньядагы иң зур һәм киң җәелгән сәүдә үзәкләренең берсе — ул биредә, Самар Җәясендә урнашкан булган. Ул заманда менә шушы җирдән төрле якка эреле-ваклы сәүдә юллары челтәре җәелеп киткән.
Самар өлкәсендә һәм аның тирә-ягындагы төбәкләр аша үткән сәүдә юлларына кагылышлы күп ачышлар да ясалган. Мәсәлән, археология фәннәре докторлары Г.И.Матвеева һәм Васильев язган “У истоков Самарского Заволья” исемле китапта Похвистнево районының Сухая Речка дип аталган авыл янында борынгы сәүдә юлының ял итү урыны булганлыгы турында әйтелгән.
Похвистнево янында урнашкан Бугуруслан шәһәренең сәүдәгәрләр каласы дип аталуы һәм анда борынгы сәүдә үзәге урнашкан булуы да билгеле.
Кама Арты җирләре яулап алынгач Мәскәү каласыннан Оренбург крепостена салынган олы юл “Новомосковский тракт” дип аталган. Ул Бугуруслан аша Бөгелмәгә, аннан Чирмешәнгә, Биләргә һәм Казанга үткән. Бу юл кайчандыр Бөек ефәк юлының бер өлеше булган дип фаразлана.
Әле 1970нче елларда да Татарстан һәм Самар өлкәсе белән чиктәш булган Оренбург өлкәсенең Северное районында кечкенә генә Ямское авылы бар иде. Аның исеме дә аның кайчандыр сәүдә юлындагы ям (почтовый полустанок) булганы турында сөйли.
Халык телендә А.С.Пушкинның “Капитанская дочка” исемле әсәрендә дә мондагы почта стациясендә булган хәлләр язылган, дигән фикерләр яши. Шулай ук бу тарихи юлдан Пугачёв гаскәрләре үткәнлеге билгеле. 1812 елда шушы юлдан мишәр-башкот гаскәрләре дә Наполеонга каршы сугышка узган.
Әле моннан 50-60 еллар элек тә, бу юлның таш җәелгән җирләре һәм андагы арка рәвешендә төзелгән таш күпер, борынгы каберлек тә сакланган иде. Бу юл өлгәре хәрби юллар реестрына кертелгән. Әле Бөек Ватан сугышы вакытында да аның стратегик юллар исемлегендә булуы билгеле.
Гомүмән, өлгәре сәүдә юллары челтәренә кергән юллар тарихында күп серләр саклана. Мәсәлән, Бугуруслан атамасын алсак та, ул ике өлештән тора: “бука” һәм “арслан”. (“Бука” — үгез (төрки сүз). Бу борынгы төркиләр мифологиясенә кагылышлы атама).
Бөгелмәдән ерак түгел Татарстанның Ютазы районына кергән Караван сарай авылын алсак, бу атама да үз эчендә тирән серләр саклый. Ул җирләрдә булган бихисап тарихи ядкәрләр дә шулай ук күп нәрсәләр турында сөйлиләр.
Бөек ефәк юлының тарихы бик борынгыдан, тирәннән килә. Безнең эрага кадәр икенче гасырда кытайлылар Урта Азия илләре белән киң җәелгән сәүдә элемтәсе булдыралар. “Ефәк юлы” дип аталган сәүдә юлыннан ефәк һәм башка товарлар гына түгел, бу юлдан төрле диннәр, идеялар, технологияләр дә үтеп керәләр.
Ефәк юлы — ул Европа һәм Азия илләре арасында культура һәм фән казанышларын үткәрүгә юл ача һәм аларның үсешенә көчле этәргеч бирә. Мәсәлән, Кытайга буддизм Үзәк Азиядән үтеп керсә, Кытай культурасы Көнбатышка үтә башлый. Аннан мәгърифәт, философия һәм башка фәннәр киң тарала. Нәтиҗәдә бу юл тирәсендә төрле шәһәрләр һәм хәтта төрле цивилизацияләр дә югары үсеш алган.
Гасырлар дәвамында Ефәк юлында Самарканд, Бухара һәм башка данлыклы шәһәрләр үсеп чыккан. Самарканд Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләрен бергә тоташтыручы цивилизация үзәгенә әверелгән. Ул бөек мәчетләре, мәдрәсәләре белән дан казанган һәм киң колачлы сәүдә үзәге булып танылган. Ә Бухара — данлыклы фән һәм мәгърифәт үзәгенә, ислам дине һәм культурасы таянычына әверелгән. Гомүмән, Бөек ефәк юлы буенча технологияләр, инновацияләр таралган. Мәсәлән: культура (биюләр, музыка, сынлы сәнгать, архитектура), диннәр (христианство, ислам, буддизм, манихейство), технологияләр (ефәк, порох, кәгазь җитештерү).
13 гасырда монгол империясе барлыкка килгәч, Евразия җирләрендәге сәүдә юллары тулысынча диярлек алар кулында була. Монда элгәредән килгән сәүдә юлларын җайга салып, аларның барлык тармакларында да тәртип урнаштырыла һәм куркынычсызлык мәсъәләләре тулысынча хәл ителә. Ни кызганыч, тик Аксак Тимер башлаган сугышлар нәтиҗәсендә Бөек ефәк юлындагы сәүдә эшләре туктала. Аның буенда барлыкка килгән шәһәрләр дә таркала. Бу сәүдә юлы диңгезләр аша үтә башлый.
“Сәүдә юлын кулда тоту — ул байлык чишмәсенә ия булу билгесе”, — дигән әйтем бар. Шуңа да, хәзерге вакытта Кытай инициативасы белән төзелә торган “Один пояс - один путь» дигән глобаль сәүдә проекты — ул меңнәрчә ел элек төзелгән “Бөек ефәк юлын” торгызып, аны заманча, яңа баштан коруга нигезләнгән. Аның төньяк тармагы Казахстан һәм Россия илләре аша Көнбатышка узачак.
“Бөек ефәк юлының” үткәндә нинди зур роль уйнавын тарихтан укып беләбез. Ә менә хәзер “Один пояс — один путь” проекты Кытай, Россия һәм бөтен дөнья илләре өчен нинди әһәмияткә ия булачак соң?
Монда, беренче чиратта, “Бөек ефәк юлы” эшчәнлеге тукталганнан соң Россия империясе, СССР, аннан соң Россия Федерациясе җирләрендә нинди эшчәнлек баруын белергә кирәк. Мәсәлән:
- 1860 елларда Ерак Көнчыгышка сузылган тимер юлы (КВЖД) төзелгән. (Моңа каршы 1905 елда Япония Россиягә сугыш ача).
- Себер тракты төзелә. Транссибирск магистрале (1891-1916). Озынлыгы 7 мең км.
- 1940 еллар башында СССР белән Кытайның үзара килешүе нәтиҗәсендә өч мең километр озынлыгындагы автомобиль юлы төзелә.
- 1960 елларда СССР Европа һәм Азия арасында трансконтиненталь сәүдә юлы оештырыла. Ул Транссибирск тимер юл магистрале буйлап уза. Тик тимер юллары төрле киңлектә булу сәбәпле бу юлда шактый зур кыенлыклар туа.
- 1990-2008 елларда Кытай, Монголия, Россия, Белорусия, Польша һәм Германия үзара килешү төзегәч, бу мәсъәлә дә уңай хәл ителә. Монда Кытай тимер юлларын Транссиб белә тоташтыручы смычка булдырыла. Нәтиҗәдә Кытай белән Германия арасыннан товарлар үтү вакыты күпкә кыскара.
- 2014 елда Ерак Көнчыгыш җирлеген үсеш юлына бастыру исәбеннән Транс-Евразийский пояс дигән проектны тормышка ашыру эшләре башлана. Монда Транссиб һәм Байкал- Амур тимер юл магистральләре нигезендә Евразия интеграль транспорт системасы булдырыла. Бу исәптән Кытай-Монголия-Россия тимер юл күчерү системасы гамәлгә кертелә.
- 2016 елда Кытайга Россия, Белорусия һәм Казахстан аша Көнбатыш Европадан автомобиль сәүдә юлы үткәрү күздә тотыла.
- Көнчыгышны Көнбатыш белән тоташгырган борынгы Ефәк сәүдә юлы буйлап Европа-Кавказ-Азия маршруты “ТРАСЕКА” дип аталган, яисә “Яңа ефәк юлы” проекты булдыру күздә тотыла. Бу сәүдә юлы Америка (АКШ) планы буенча Босфор Тамагы аша чыгып, Каспий диңгезенең көньягыннан үтеп, Урта Азия, Кавказ илләре буйлап үтәргә тиеш була. Анда сәүдә юлын ничек тә Россия җирләрен читләтеп узу өчен Америка (АКШ) планы буенча көньяк маршруттагы тимер юлын Пакистан аша үткәрү күздә тотыла.
- Ә төньякта Кытай — Монголия — Россия тимер юлын төзү планлаштырыла. Россия һәм Кытай стратегиясе буенча “Один пояс — один путь” программасының берничә проекты карала. Шуларның барысын бергә “Яңа ефәк юлы” дип аталалар. Аның җир өстеннән узган өлешен “Экономический пояс Шёлового пути» дип атыйлар. Ә диңгезләр буйлап үткән сәүдә юлы — “Морской Шёлковый путь 21 века» дип атала.
“Яңа ефәк юлы” — ул бүгенге көндә дә халыкларның үзара хезмәттәшлеген үстерүгә киң юллар ача һәм бөек проектларны гамәлгә ашыру өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра.
Сәүдә юлындагы Караван эзен
Вакыт комы күмеп китсә дә,
Халык күңеле түрендә ул
Һаман яши, һаман да истә.
Такыр гына булмаган ул юл,
Сикәлтәле булган, сыртлары.
Пошкырынып узган Чин иленә
Биеп торган гарәп атлары.
Ил-дәүләтләр тоташканнар,
Язмышларын кушып язмышка.
Тормышларны уртак иткәч,
Кан алмашкан, акыл алышкан.
Сәүдә юлы – тормыш чыганагы,
Юл булдымы – учак кабынган.
Бөек ефәк юлы, халкыбызның
Бар тарихы сиңа тагылган.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1032