Тракторчы Нәсибә апабыз фронт өчен икмәк иккән

IG196084j4w44Миллионлаган корбаннарны алып киткән Ватан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Ләкин коелган каннар, өзелгән гомерләр бәрәбәренә Бөек Җину көнен якынайткан ватандашларыбыз, авылдашларыбызның якты истәлеге һәрчак күңел түрендә.

Ел саен, ямьле май аенда без кабат каһарманнарыбызны искә алабыз, аларның изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иябез. Ир-егетләребез азатлык өчен фронтта кан койганнар. Җинү көнен якынайту һәм безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз булсын өчен әбиләребез, әниләребез, яшүсмерләр тылда тирләрен түккәннәр. Җиңү бәйрәменең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә шундый батыр хатын-кыз турында язып үтәргә булдым. Авылдашым — тракторчы Нәсибә апабыз ГАЗИЗОВА караңгыдан икече караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк иккән. Без аңа мәңге бурычлыбыз!..

Язмам герое - Галимулла бабай белән Минзифа апаның кызлары. 1922 елда Яңа Ярмәк авылында дөньяга килгән. Аларның 12 балалары була, абыйлары сугыш кырларында һәлак булып калалар, өч кызлары исән-сау кала.

Сугыш башланганда Нәсибә апага 19 яшь була. Озын буйлы, алсу йөзле, олы йөрәкле үсмер кыз тракторчылар курсында укырга исәпли. Үзе кебек яшь кызлар белән Балыклы МТСында механизатор һөнәрен үзләштереп, туган Яңа Ярмәгенә кайтып, тракторга утыра.

Өскә-башка киярлек кием дә, туйганчы ашарга икмәк тә булмаган чор… Тракторлар иске, гел ватылып торалар… Балыклыга тиклем ремонтлауга йөргәннәр. Таң ату белән җәяү китәсең дә, кич кайтырга чыгасың, кайтканчы ярты төн җитә инде.

Апаның әнисе сукыр булган, кайткач тиз-тиз генә өйдәге эшләрне дә караштырырга кирәк бит әле.  Ремонтка баргач ипи бирә торган булганнар, үзе әз генә ашап, әнисенә дә алып кайтырга тырышкан. (Анысын да әрсезрәкләр урлый торган булганнар әле).

Яз, чәчү вакыты, тракторны кабыза алмыйча, тарта-тарта яфаланып беткәннәр, арыганнар. Барысы да ач бит. Шунда нык кына тартып җибәрә дә Нәсибә апа, трактор да кабынып китә, тәненә дә ут каба, бөтен аркалары янып, өс-киемнәрен тәне белән сыдырып төшерәләр. Күпме әрнешкән инде, җаныкаем. Әле бер бармак кына пөшсә дә, түзә алмыйсың, ничекләр түзгән икән?.. Ике көннән соң тагын эшкә чыккан! Көндәлек норманы үтәргә кирәк, илгә икмәк бирергә! Сугыш тизрәк бетсен диеп, эшләгәннәр дә эшләгәннәр…

Норма белән бирелә торган арыш ипие ашап, аякларга өзелеп төшәргә торган чабата һәм өскә тишек-пошык бушлат киеп, көзге салкыннарда эшләп кара әле син! Күшеккән, туңган куллар белән тартып кабызган трактор гына сүнмәсен дә, ягулык кына бетмәсен диеп, көнен-төнгә ялгап эшләргә туры килә. Кыр уртасында тракторың сүнсә - эшләр харап. Язны җәйгә, җәйне кышка бәйләп эшләгеннәр генә…

Тырышкан Нәсибә апа… Ничек кенә авыр булса да, күпме көч түгеп эшләгән, фронтны икмәк белән тәэмин итәргә кирәклеген бик яхшы аңлаган ул. Тракторчы кыз алдынгылар рәтендә булган, ничә еллар буе сөргән, чәчкән, урган… Ялны белмәгән Нәсибә апабыз… Үзе чәчкән икмәк кырларының дулкынлануы аны яңадан-яңа батырлыкларга өндәгән, рухландырган.

Печән чапканын күрсәгез иде сез аның, ир-атлар бер читтә торсын. Барысын да уздыра, чалгының «чаш-чыш» иткән тавышы гына ишетелеп тора. Печән күбәләрен дә бер күтәрүдә алып ыргыта торган булган көчле рухлы апа.

Нәсибә апа сугыш тәмәмланганнан соң да трактордан төшми, аннан соң күп еллар мәктәптә  техничка булып эшләп, пенсиягә китә. Ул елларны мәктәптә дә утынны аркылы пычкы белән үзеңә кисәргә, аннан соң ярырга кирәк. Ул утын янмый әле, интектерә… Төнге сәгать 3тә килеп, мәктәп мичләрен ягарга кирәк, балалар килгәнче җылы булырга тиеш бит. Дежурлык көнең булса, көне буе кыңгырау яңгыратырга, аннан соң идәннәрне юарга. Буялмаган идәннәр… Ходай ярдәмен биргән бит… Күпме кул көче түгелгән. И-и-ий, уңганнарның да уңганнары булганнар инде…

Вакытында гаилә корып, игелекле, мәрхәмәтле балалар да үстерде Нәсибә апабыз. Улы һәм кызы — икесе дә гаиләлеләр, үз тормышлары белән бик матур яшиләр. Сәйфулла абый гомер буе алдынгы шофер булып эшләде. Сәмига, 1985 елны медучилище тәмамлап, 1987 елдан бирле Кләүле район үзәгендәге хастәхәнәдә балалар бүлегендә эшли. Эшен бик ярата, Сәмиганы да эшендә бик үз итәләр, беркайда да җибәрәселәре килми.

Нәсибә апаның сеңелләре дә бик уңган апалар иделәр. 1924 елгы Вәҗидә апа гомере буена мәктәптә эшләде, 45 елдан артык эш стажы. 1932 елгы Мәдина апа гаиләсе белән Иске Ярмәктә  яшәде, булганлык-уңганлык буенча апаларыннан калышмагандыр, мөгаен. Кызы Җәмилә Мингалимованы гына карагыз әле сез, пенсионер димәссең дә: бөтен чараларда катнаша, районның ял итә торган урыннарын ялт иттереп тора. 

Нәсибә апа соңгы елларын кызы белән киявендә тәрбияләнде, инсульт кичергәннән соң, сукырайды.  2015 елда вафат булды. Искә алулар дога булып иңсен…

Шушы кадәр зур югалтулар, кыенлыклар, тырышлыклар бәрәбәренә яулап алынган тыныч тормышның кадерен белеп, тәмен тоеп, канәгать булып, булганына шөкер итеп, риза булып яшәргә язсын безгә. Иң мөһиме — бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп. 

Җиңү көннәре якынлаша. Аллаһы Тәгәлә барыбызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш насыйп итсен, балаларыбыз-оныкларыбыз белән бергә-бергә яшәргә язсын.

J5OMkHsE9d47zhhL8ZFzfGEnB5vfMYiTkA

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 585

Комментирование запрещено