80 ел элек совет сугышчыларыннан беренчеләрдән булып Гази Заһитов Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элә.
Михаил Минин “Җиңүгә авыр юллар” дигән китабында хәлиткеч вакыйгаларны соңрак болай тасвирлый:
“Төп көчләрнең якынайганын көтеп тормыйча, без шундук түр ишеккә таба йөгердек. Заһитов бу маршрутны көндез бинокльдән карап, өйрәнеп чыккан иде инде…
Рейхстагка якынлашкач, керү юлында автоматтан ата башладык һәм, бер генә секундка да туктап тормыйча, кирпеч кыйпылчыклары белән тулган киң гранит баскыч буйлап өскә таба менеп киттек. Ике катлы зур ишек бикле булып чыкты. Гази Заһитов аста яткан бүрәнәне алып менеп ишеккә бәреп керергә тәкъдим итте. Бу эш җиңел генә бирелмәде. Ниһаять, ишек ачылды… Коммунист Гази Заһитов барысыннан да алда, бүрәнә белән бергә вестибюльгә очып килеп керде. Аның артыннан Рейхстаг бусагасын атлап керүчеләр Бобров, Лисименко һәм капитан Маков белән мин булдык… Анда караңгы иде — берни күренмәде. Шунда без фонарьлар яктырттык. Бер-бер артлы чылбыр буйлап өскә үрмәләдек. Алда, һәрвакыттагыча, Гази Заһитов, аның артыннан байрак тотып мин мендем… Соңыннан тәрәзәләр аша түбәгә чыктык, караңгыда кечкенә генә башняның шәүләсе күренде. Шул башняга Заһитов белән Байракны беркетә башладык. Шушы кыска гына вакыт эчендә булган бәрелештә дустым Гази Заһитов бик каты яраланды. Пуля, партбилетын тишеп кереп, йөрәктән бары берничә миллиметр чамасы арада гына чыгып киткән иде…
Гази Заһитов яраланган килеш 1 май иртәсенә кадәр Рейхстагка эленгән Җиңү байрагын саклый. Иртәнге сәгать 5тә аны госпитальгә озаталар.
1 май иртәсендә генерал Переверткинга хәрби бурычны үтәү турындагы докладыннан соң, безнең янга капитан Маков килде. Беренче Җиңү байрагын куйгандагы каһарманлык өчен Маковка, Бобровка, Заһитовка, Лисименкога, Мининга Советлар Союзы Герое исемен бирергә, ә штурмда катнашучыларның барысын да Ленин орденына тәкъдим итәргә боерды корпус командиры, дип хәбәр итте”.
Әмма бу боерык ни сәбәпледер үтәлми кала. Ә 2 май көнне, кинооператорлар килеп, Егоров белән Кантариянең башняга Байрак элгәнен төшерәләр. Аңа кадәр бу урында Гази Заһитов элгән байрак тәүлек ярым җилфердәп тора иде. Гомумән алганда, Рейхстагка тугыз Җиңү байрагы беркетелә. Җиңү байрагын иң беренче элүчеләр итеп Егоров белән Кантарияне “тәгаенләү”не сәясәткә бәйлиләр: урыс һәм грузин, коммунист һәм партиясез. Югары хәрби җитәкчелекнең Сталинга ярамсыклануы дип тә, Сталин үзе шулай кушкан дип тә язалар.
Чыганак: «Кызыл таң» гәзите.
Просмотров: 344