Флорида Әгъләм кызы һәм Камил Калимулла улы ЛОКМАНОВЛАРның бергә гомер итүләренә — 50 ел!

dG_Zpzae3RcХөрмәтле Флорида ханым һәм Камил әфәнде! 

Сезне чын күңелдән гаилә бәйрәмегез — юбилеегыз белән котлыйбыз!

Бу көннәрдә сез үзегезнең алтын туегызны билгеләп үтәсез! 50 ел – чын мәгънәсендә зур дәрәҗә, мәхәббәт һәм аңлашу сынавы. Пар канатлы булып ярты гасыр гомер итү – сирәкләргә генә тия торган олы бәхет, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк ул. Сез бергә тормышның шатлыкларын һәм кыенлыкларын үтеп, бердәм булып калгансыз, һәм бу – иң мөһим байлык.

Озак еллар дәвамында сәламәтлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын, һәр көнегез якты һәм шатлыклы булсын. 

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 63

Комментирование запрещено