Газетабыз һәр шимбә саен 1600 татар гаиләсенә кадерле кунак булып килеп керә. “Бердәмлек” газетасы өлкәбездә бердәнбер милли басма, шуңа да Татарстан ягыннан да игътибар зур. Мине дә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр һәм сүз бирделәр. Залга мөрәҗәгать итеп: “Бердәмлектә — көч, язылыгыз, укыгыз һәм туганнарыгызга, баларыгызга бүләк итеп бердәнбер газебазны бүләк итегез. Рәфгать абый ничәмә еллар саклап килгән басмабызны югалтмыйк”, — дип сөйләдем.
“Бердәмлек”нең әдәби мөхәррире булып эшләүче Эльмира апага да рәхмәтем зур, миңа тагын да көч биреп, язмаларың бик матур дип, күңелемне күтәрде. Ә коллектив мине «энерджайзер» дип атады.
Самараның Журналистлар йорты вәкиле Олег Лукьянов сәхнәгә чыккач, кесәсеннән түбәтәен алып киде, зал белән татарча исәнләшеп, бүләкләрен тапшырды. Мондый игътибардан эреп киткән зал дәррәү кубып кул чапты. Искиткеч! Ничек ихтирам итәләр икән Самарада татар газетасын!
“Бердәмлек” юбилеена “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шакүров чакыруы буенча килгән Казан артистлары Илназ Баһ, Камил Баһ, Гүзәл Идрисованың концерты да югары дәрәжәдә узды.
Газетабызның 40 еллыгын да шулай ук исәнлектә, тынычлыкта, зур тиражлар белән каршы алырга насыйп булсын иде.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 600