«Сугышка улым өчен китәм», — диеп гариза яза ул…

As5NeeADOK0Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә хәзерге вакытта баручы сугышта батырларча һәлак булган авылдашыбызны да искә төшереп үтим әле… 

15 ел элек Яңа Ярмәк авылына үзбәк милләтеннән булган дин кардәшләребез кайтып урнашкан иделәр. Алар арасында Мөхәммәтҗан Мумиҗан улы Акбаров гаиләсе дә бар иде. 2023 елда гаилә башлыгы сугышка алынды һәм 2025 елның  январендә яу кырында батырларча һәлак булды.

Акбаров Мөхәммәтҗан — Мумиҗан ага белән Кимихан апаның улы, 1963 елда дөньяга аваз сала. Бик тә акыллы, төпле бала булып үсә ул. Кушканны көтеп тормый, үзе белеп барлык эшләрне эшли. Артык шук та була. Мәктәптә тырышып укый, 11 сыйныфны тәмамлый. Аннан соң, 18 яше тулгач, 3 ел диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Үзлегеннән сварка эшләренә өйрәнә.

Армиядән кайткач, озак та тормый, гаилә корып җибәрә. Расслыкпашага өйләнә. Гаиләне тулыландырып, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре туа: дүрт кыз, бер малай. Әти кешегә күп эшләргә туры килә: балаларны укытырга, олы тормыш юлына әзерләргә. Дүрт кызы да гаиләле, үз тормышлары белән яшиләр. Оныклар да зурлар, тормышта барысы да үз юлларын тапканнар.

Үзләре яшәгән җирдә тормыш авырая башлагач, безнең якларга китергә исәплиләр. 15 ел элек авылыбызга өч-дүрт гаилә килеп урнашты. Алар арасында Мөхәммәтҗан гаиләсе дә була. Хуҗа кеше авылда төрле эшләрдә эшли, гаиләне азык-төлек белән тәэмин итәргә, балаларга да булышырга җитешә. Тракторга да утырып эшли ул, кирәк икән — техниканы да ремонтлый, сварка эшләрен бигрәк яратып башкара.

Сугыш башлангач, улы Мөхәммәтюсуфка повестка килә. Әти кеше ике дә уйлап тормыйча, военкоматка юл тота. «Яшьләр яшәргә тиеш», дип үзенә девиз куя. «Сугышка улым өчен китәм», — диеп гариза язып кайта. Балалары моңа каршы киләләр, билгеле… Тик әти кеше үзенең карарыннан кире кайтмый…

Мөхәммәтҗан 2023 елда сугышка алына. Донецск, Луганск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Каты яралангач, Мәскәү шәһәрендәге госпитальдә ятып чыга.

Әз генә арулангач, авылга кайтып, бөтен авыл халкын, Иске һәм Яңа Ярмәкнең укучыларын дәшеп сыйлады, догалар укытты. Ничекләр сизгән күңеле авылдашыбызның… И-и-и-ий гомерләр, кем уйлаган Мөхәммәтҗанның туганнары, авылдашлары белән соңгы очрашуы булыр дип…

iCrvm9W3aos8AKBx-liGK82 сентябрьдә кабат сугышка китә ул, 22 январьда яу кырында батырларча һәлак була.

Илебезнең иминлеген яклап, яу кырында башларын салган авылдашларызны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар халык күңелендә мәңге сакланыр!

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 592

Комментирование запрещено