Җылы куллар һәм йомшак күңел…

-494KhBZ6PIИске Ярмәк авылында яшәүче икенче төркем инвалиды Тәнзилә Ганниева яхшы гамәлгә кушылып, җылы оекбашлар бәйли һәм аларны СВОга жибәреп тора.

Һәрберебез әниләребезнең үз куллары белән сарык йонын өрләп, бәйләп биргән оекбашларын киеп үстек.  Аларның җылысы безнең тәнгә шифа, җанга рәхәт бирде. Бүгенге көндә оекбаш киеп йөрүче кеше сирәк, әмма әле дә уңган-булган хатын-кызларыбыз кич утырып, фабрика җепләреннән булса да оекбашлар бәйләп, СВО фронтына җибәреп торалар.

Шундыйларның берсе – Иске Ярмәк авылында яшәүче гүзәл ханым — Тәнзилә Ганниева. Икенче төркем инвалиды булуына карамастан, җиде ел дәвамында социаль хезмәткәр булып эшләп, олы яшьтәге апа-абыйларга ярдәм итә. Рәҗгат абый белән гомер итүче Тәнзиләнең ике улы бар, алар да һәрчак булышырга әзер.

Җылы куллы һәм йомшак күңелле Тәнзиләнең  һәр оекбашы — мәхәббәт һәм кайгырту билгесе.

K-5x8481dDoEw0yraMPSbo -494KhBZ6PIҖәмилә МИНЕГАЛИЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 492

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>