Каһарманнарга мәңгелек дан!

n-erm - копия (2)9 майда Яңа Ярмәк авылында «Үлемсез полк» автоузышы, митинг, бәйрәм концерты, хәзерге вакытта баручы сугышта батырларча һәлак булган авылдашыбыз Мөхәммәтҗан Мумиҗан улы Акбаровның туганнары тарафыннан оештырылган мәҗлес уздырылды.

«Үлемсез полк» автоузышыннан соң авылдашлар һәйкәл янына җыелды. Бәйрәм чарасын  Ярмәк хакимияте башлыгы Минсагит Низамутдинович Шәйхетдинов котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Митинг барышында бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Митингтан соң бәйрәмгә килүчеләр авылның һәвәскәр артистлары әзерләгән концертны карадылар.

Тамаша Бөек Ватан сугышы чоры күренеше белән башланды. Яз ае икән. Хатын-кызлар чәчүгә икмәк чистарталар. Атлар җигеп, станциягә ашлык илтергә дә кирәк.  Ир-атлар сугышта, күп хатын-кызларны ФЗОга алганнар — үрман кисәргә… Бала-чагалар, яшүсмерләр -  гомумән, барысы да мәш килеп эшлиләр. Ачлык-ялангачлык хөкем сөрә… 

Концертның һәр номеры тирән мәгънә һәм патриотлык хисе белән тулы иде. Гөлсинур апабыз Гафурова үзенең иҗат иткән шигырьләрен укыды, җырлап та алды. Флера иркәм Хәлиуллина, ерак араларны якын итеп, репетициягә авырсынмыйча кайтып йөреде. Җыр, шигырь бүләк итте.

Кәүсәр Фәйзуллина, Әлфинур Әһлиуллина, Анна Дмитриева җырлар белән чыгыш ясадылар. Галия Сабитова бәйрәмгә атап үзе иҗат иткән шигырен укып китте. Укучы балаларның биюләре, җырлары, шигырләре тамашачыны битараф калдырмады.

Концерттан соң һәммәбезне мул өстәлләр тирәли утырттылар. Тәмле пылаулар, самса-мантылар ашап, тәм-томнар авыз иттек. Табынны хәзерге вакытта баручы сугышта батырларча һәлак булган авылдашыбыз Мөхәммәтҗан Мумиҗан улы Акбаровның хөрмәтенә үзбәк милләтеннән булган дин кардәшләребез әзерләделәр. Мөхәммәтҗанның  авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, яткан урыны йомшак булсын.

Кичен һәйкәл янында Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән һәркем истәлегенә шәмнәр кабызып, «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдык.

3pXNmvkAmrMdkOAMYBYgR8 n-erm - копия (2) NwEOt6gYoLE PL63PthWaZ4 QtEjpWf3Vsk 7RixrrXzyRA

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 463

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>